Татарстанда сабый балалар йортыннан качкан
Яңа көн туган саен тәрәзәдән күзләрен алмыйча, әниләрен көтеп утыручы сабыйлар турында уйласаң, бөтен җанны әллә нинди салкынлык һәм караңгылык биләп ала. Күпме күз яше түгеп, төннәрен йокламыйча, ялкынланып янган өмет белән яшәүче сабыйларга бер назлы сүз һәм җылы кочак кына кирәк... Менә Алабуга шәһәренең балалар йортында тәрбияләнүче 7 яшьлек...
Яңа көн туган саен тәрәзәдән күзләрен алмыйча, әниләрен көтеп утыручы сабыйлар турында уйласаң, бөтен җанны әллә нинди салкынлык һәм караңгылык биләп ала.
Күпме күз яше түгеп, төннәрен йокламыйча, ялкынланып янган өмет белән яшәүче сабыйларга бер назлы сүз һәм җылы кочак кына кирәк...
Менә Алабуга шәһәренең балалар йортында тәрбияләнүче 7 яшьлек сабыйның да йөрәге түзмәгән. Балалар һәрвакыттагыча төшкә таба тәрбиячеләре белән саф һавада йөрергә чыккач, ул моны бердәнбер мөмкинлек итеп кулланган һәм балалар йортыннан качкан.
Бу баланың нинди исәп белән киткәне билгеле түгел. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре эзләү эшләрен башлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев