Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Минем җәйге истәлегем” конкурсының беренче катнашучысы

"Заман сулышы" үз сайтында яңа бәйге башлап җибәрүе турында язган идек. Менә беренче катнашучы һәм беренче фото. Аны безгә Тимәш авылында яшәүче Ләйсән Габидулина җибәргән. - Без быел гаиләбез белән Кырымга ялга бардык. Безгә шундый ошады! Матур таулар, чип-чиста һәм җылы диңгез, серпантинлы юллар... Без иркәм белән рәхәтләнеп су кердек,...

"Заман сулышы" үз сайтында яңа бәйге башлап җибәрүе турында язган идек. Менә беренче катнашучы һәм беренче фото.

Аны безгә Тимәш авылында яшәүче Ләйсән Габидулина җибәргән.
- Без быел гаиләбез белән Кырымга ялга бардык. Безгә шундый ошады! Матур таулар, чип-чиста һәм җылы диңгез, серпантинлы юллар... Без иркәм белән рәхәтләнеп су кердек, ташлар, ракушкалар җыеп кайттык! Бу җәй бик истәлекле булды безнең өчен, - дип яза Ләйсән.
Дуслар, сездән дә җәйге истәлекләр белән фотолар көтеп калабыз!
Аларны "Заман сулышы"ның ВКонтактедагы страничкасына юллагыз. Үзегез турында да язырга онытмагыз: кем, кайдан, кайчан һәм кайда төшерелгән фото....
Җәйге истәлекләр белән бергә бүлешик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев