Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов Парламент дәресе уздырды

Бүген шәһәрнең 6нчы мәктәбендә Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов Парламент дәресе уздырды. Анда шәһәр мэры урынбасары Гөлфирә Рафикова, укучылар, мәктәп директоры Ирина Никифорова катнашты.


Парламент дәресләре  республиканың барлык мәктәпләрендә үткәрелә: депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре укучылар белән күзгә-күз очраша, аңлату эшләре алып бара.

Мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы Розалия Шәйхетдинова  8 “Б” сыйныфында җәмгыять белеме дәресе вакытында законнар турында тулы мәгълүмат бирде. Дәреснең темасы да “Законнар кайда туа” дип аталды.

Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов фикеренчә, гадәттә, дәресләр зуррак сыйныфларда уза. Чөнки бүген мәктәп партасы артында утыручы укучы олы тормышка аяк басачак, аларга, әлбәттә, законнар асылын белергә кирәк. Шулай ук укучыларга бу дәресләр вакытында депутатлар белән күзгә-күз карашып, аралашу, сорау бирү мөмкинлеге дә туа.

Сигезенче сыйныфлар да дәрес ахырында депутатка кызыксындырган сорауларын бирделәр.

 

Дәрес хакында тулырак “Заман сулышы” газетында киләсе атнада укый аласыз.

автор: Розалия Мостафина

фото: Регина Гирфанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев