Яңа көчләр белән
Коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләрнең эше ел әйләнәсе гөрли, бер генә мизгелгә дә туктап тормый. Җәй айларында торак йортларда капиталь ремонт белән шөгыльләнсә, кыш көннәрендә йорт түбәләрен боз сөңгеләреннән, юллар-тротуарларны, ишегалларын кардан чистарту эшендә йөри алар.
- "Капиталь ремонт" программасы буенча, Ленин проспектында 14, 18 нче йортларны, Тукай урамы, 1 нче...