Студентлар язы
Мәдәният сараенда "Студентлар язы" бәйгесе узды.
Анда КНИТУ КАИ, Лениногорск педагогия музыка-рәсем колледжы, нефть техникумы һәм политехник колледж студентлары катнашып, үзләренең җырга-биюгә оста булуын тагын бер кат раслады. Бәйгенең икенче этабында 6 кыз "Студент язы гүзәле" исеме өчен көрәште. Җиңүче исеме соңрак узачак гала концертта билгеле була.