Нефтьчеләр йөзде
Ел саен "Татнефть" компаниясенең бүлекчә һәм бүлендек предприятиеләре арасында йөзү ярышлары үткәрелә. Быел да чираттагы йөзү ярышына килгән 120ләп нефтьче кабат "Юбилейный" бассейнында очрашты. Ярышны "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Рәис Галиуллин ачып җибәрде һәм нефтьчеләргә йөзүдә уңышлар теләде. Спортчыларны "Татнефть" профсоюз комитеты рәисе урынбасары Андрей Зимин сәламләп, үзенең хәер-фатихасын бирде....
Ел саен "Татнефть" компаниясенең бүлекчә һәм бүлендек предприятиеләре арасында йөзү ярышлары үткәрелә. Быел да чираттагы йөзү ярышына килгән 120ләп нефтьче кабат "Юбилейный" бассейнында очрашты.
Ярышны "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Рәис Галиуллин ачып җибәрде һәм нефтьчеләргә йөзүдә уңышлар теләде. Спортчыларны "Татнефть" профсоюз комитеты рәисе урынбасары Андрей Зимин сәламләп, үзенең хәер-фатихасын бирде. Әлеге җылы теләкләргә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев