Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Бөтендөнья тарихындагы шәхес

Владимир Ильич Ленин бөтендөнья тарихында пролетариат юлбашчысы һәм СССРның беренче җитәкчесе буларак билгеле. Ул К.Марксның пролетар революция һәм социализм турындагы тәгълиматларын иҗади яктан киңәйтеп, хезмәт ияләре белән аерым бер илдә - революцион пролетариат союзында социализм төзү турында ачыш ясады. 1917 елгы Бөек Октябрь революциясе белән аны гамәлгә ашырды. Бөек Октябрь...

Владимир Ильич Ленин бөтендөнья тарихында пролетариат юлбашчысы һәм СССРның беренче җитәкчесе буларак билгеле. Ул К.Марксның пролетар революция һәм социализм турындагы тәгълиматларын иҗади яктан киңәйтеп, хезмәт ияләре белән аерым бер илдә - революцион пролетариат союзында социализм төзү турында ачыш ясады. 1917 елгы Бөек Октябрь революциясе белән аны гамәлгә ашырды. Бөек Октябрь бөтендөнья тарихына үзгәрешләр вакыйгасы булып керде.


В.И.Ленин бәйсез дәүләтләр берләшүенең яңа формасын эшләде: тигез хокуклы һәм үз ирекләре белән Союзга керә, шулай ук аннан бәйсез рәвештә чыгу хокукы да бирелә. СССР төзелү - ленинчыл милли сәясәтнең триумфы буларак барлыкка килде. Аның нигезендә союздаш халыкларның дуслыгы урнашкан.
Шулай ук Бөек Ватан сугышында фашист Германиясен тар-мар иткән совет халкының җиңүендә ленинчыл милли сәясәтнең һәм социалистик иҗтимагый стройның роле бик зур.
22 апрель - В.И.Ленинның туган көне. Шул уңайдан 20 апрельдә, 10.00 сәгатьтә Мәдәният сараенда укучы яшүсмерләрнең сугыш һәм хезмәт ветераннары белән тантаналы очрашуы булачак. Бу очрашу Лениногорск шәһәре һәм районы ветераннар советы һәм КПРФның Лениногорскидагы беренчел оешмасы мөрәҗәгате белән үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ленин