Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лилия Хәйруллина “Гөлдания апа кызын ник тыймый икән?” диючеләргә җавап бирде

Лилия Хәйруллина җырчылар арасында сәхнә киемнәренең бөтенләй башка төрле булуы белән аерылып тора. "Изге Вәли" концертында чыгыш ясаганнан соң аның костюмы халыкта зур шау-шу уятты. Күпләр "Гөлдания апа кызын ник тыймый икән. Ул нәрсә ди икән?" дип язды. Аларга Лилия болай ди: - Минемчә, аларга татар эстрадасы бер соры масса...

Лилия Хәйруллина җырчылар арасында сәхнә киемнәренең бөтенләй башка төрле булуы белән аерылып тора. "Изге Вәли" концертында чыгыш ясаганнан соң аның костюмы халыкта зур шау-шу уятты. Күпләр "Гөлдания апа кызын ник тыймый икән. Ул нәрсә ди икән?" дип язды. Аларга Лилия болай ди:

- Минемчә, аларга татар эстрадасы бер соры масса кебек тоела. Алар аерырга өйрәнмәгән, төрле җырлар бар бит: халык җырлары, яшьләр өчен. Эстрадада нинди генә стильләр юк. Ә мин үземне ничек тоям, шулай җырлыйм, миңа менә шулай уңайлы. Олылар аңлап бетерми инде, - дип уртаклашкан ул Акчарлак белән.
Интернетта үземә бик күп яшьләр яза: "Молодец, бирешмә! Син дөрес юлдан барасың. Безгә бик ошый", - диләр.
Мин берәүне дә гаепләмим. Минем үз фикерем, иҗатка үз карашым бар. Сәхнәгә шәрә чыкмадым. Мин әнинең итәгенә бәйләнмәгән. Ул яшьтән күптән чыктым инде һәм үз фикеремне җиткерерлек яшькә җиттем дип уйлыйм.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев