Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташларыбыз Һади Атласи премиясенә лаек булды

"Халык дошманы" , "чит ил шымчысы" - бу нахак сүзләр бөек мәгърифәтче, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи тормышындагы кара тамга. 15 февральдә ул һәм аның тарафдарлары атып үтерелгәнгә 80 ел тулды. Бөгелмәдә узган фәнни-гамәли конференция һәм Һ. Атласи исемендәге премияне тапшыру тантанасы шул истәлекле датага багышланды, дип яза "Бөгелмә авазы"...

"Халык дошманы" , "чит ил шымчысы" - бу нахак сүзләр бөек мәгърифәтче, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи тормышындагы кара тамга. 15 февральдә ул һәм аның тарафдарлары атып үтерелгәнгә 80 ел тулды.

Бөгелмәдә узган фәнни-гамәли конференция һәм Һ. Атласи исемендәге премияне тапшыру тантанасы шул истәлекле датага багышланды, дип яза "Бөгелмә авазы" газетасы сайты.

Һ. Атласи премиясенә лаек булучылар Татарстанда гына түгел, күрше республика һәм өлкәләр буенча да сибелгән. "Фидакарь укытучылар" Лениногорск, Азнакай, Баулы, Уруссу, Чүпрәле, Чирмешәндә, Башкортстанда, Оренбург өлкәсендә дә эшли.
Аларның саны инде илледән артып киткән.
"Мәгърифәтче"ләр дә киләсе елда инде утызга тулачак. Быел бу исемгә Һади Атласи белән атып үтерелгән КәбирТуйкинның дүртенче буын вәкиле Марат Нур улы Туйкин лаек булды. Алар ата-бабаларының эшен бүген дә дәвам итәләр - яшь буынны гыйлемгә өйрәтәләр.
"Иҗтиһатлы укучы" исеменә быел өчәү лаек булдылар. Алар арасында Зәй-Каратай мәктәбе укучысы Эльвина Вәлиева да бар.
Чыганак һәм фото: http://www.bugulma-tat.ru/tt/the-news-tat/item/12968-b%D3%A9gelm%D3%99d%D3%99-%E2%80%93-h%D3%99ter-k%D3%A9ne.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев