22 июнь 2016 яңалыклары
-
Ыкта батып үлгән үсмер мәете табылган
Үсмер быел 9нчы сыйныфны тәмамлаган, һөнәри училищега укырга керергә ниятләп йөргән. Мөслимдә Ыкка су коенырга киткән җиреннән кайтмаган 17 яшьлек үсмернең мәете табылган. Бу хакта "Татар-информ" вәкиленә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иткәннәр. Искәртеп үтик: үсмернең югалуы турындагы хәбәр 19 июньдә 16.03тә килеп ирешә. Аның...
-
Лениногорск эчке эшләр бүлегендә хәтер шәмнәре кабызылган (фотолар)
"Иртәгә сугыш булды" Бөтенроссия акциясенә безнең эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә кушылган. Кичке сәгать унда ветераннар һәм иҗтимагый совет әгъзалары белән берлектә һәлак булган хезмәткәрләре истәлегенә бүлек территориясендә куелган мемориаль комплекс янына җыелганнар. Аларның батырлыгы алдында баш иеп, чәчәкләр салып, шәмнәр кабызганнар. Ветераннар советы рәисе Николай Юриков әлеге чараның мөһимлеге...
-
Сак булыгыз, җил-давыл чыгарга мөмкин
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы турында кисәтә. Көн азагында һәм бүген кич, шулай ук 23 июньгә каршы төндә Татарстанда урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз яву ихтимал. Җилнең давыллап көчәюе дә мөмкин. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитә. 23 июньдә көндез дә...
-
Татарстанда 18 яшьлек егет 75 яшьлек карчыкны көчләгән
Әлеге хәл Әлки районында булган. Полиция җинаятьчене эзли. Бүген төнлә Әлки районында берәү 1941 елгы әби-карчыкны көчләп, байлыгын талап качкан. Хәзер хокук сакчылары җинаять кылуда шикле адәм - 1998 елгы егетне эзли. Ул урманга кереп качкан, дип хәбәр итә "Вечерняя Казань". http://intertat.ru/tt
-
Тагын суга батып үлүче бар
Ирнең гәүдәсен ике көн узгач кына табып алалар. 35 яшьлек Чаллы кешесенең иң элек Кама буенда киемнәрен табып алалар. Водолазлар соңыннан елга төбен барлый башлый. Кичә соң гына яшь ирнең гәүдәсен су астыннан чыгаралар. http://www.almet-rt.ru
-
Эсседән ничек сакланырга?
Кояшның артык нык кыздыруы сәламәтлеккә уңай йогынты ясамый. Хәтта иммун системасын какшатырга мөмкин. Эсседән саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз: 1. Сәгать көндезге 11.00дән кичке 17.00гә кадәр кояш бик актив кыздырган вакытта урмага чыгудан тыелып торыгыз. Ә урамга чыкканда, иркен, ачык төстәге, чын тукымадан тегелгән киемнәр кияргә тырышыгыз, башыгыз турында...
-
"Алабута"ның "аягы" җиңел булды: Татарстанда "Ленинград" төркеменең тагын бер җырына пародия төшергәннәр (ВИДЕО)
Сергей Шнуров иҗаты татарстанлыларны битараф калдырмый. Әле быел март урталарында "Ленинград" төркеменең "Экспонат" җырына пародия булган"Алабута" җыры интернетны ду китергән иде. Җыр туганның икенче көнендә башкаручы Айсылу Габдинованы Татарстанда гына түгел, Россиядә дә белмәгән кеше калмады бугай. Хәзер әлеге төркемнең "Патриотка" җырына пародия Ютубта пәйда булды. Эчтәлеге болай: Мәскәүдә эшләүче...
-
1941... Хәтерлибез!..
Төгәл 75 ел элек фашистлар Германиясе гаскәрләре СССР чиген узып, совет хәрби көчләренә һөҗүм оештыра. Бөек Ватан сугышы башлана... 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышта 27 миллионлап совет кешесенең гомере өзелә. Алар истәлегенә 22 июнь Россиядә Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә.
-
Лениногорскилы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен лениногорскилы Дебердиева Хавва Идрисовна билгеләп үтте. Хавва әби тумышы белән Пенза өлкәсеннән.Язмыш җилләре аны безнең шәһәргә 1967 едла ташлый. Авыр сугыш елларында Ташкентта архивта эшли, халлыка кирәкле мәгълүматлар табып бирә. Хавва әби тыл хезмәтчәне. Безнең шәһәрдә күп еллар "Лениногорскнефть" идарәсендә хисапчы булып эшли. Хәзерге көндә...
-
Көн кызу булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары шул хакта кисәтә. Бүген - 22 июньдә, һава температурасы 31 градуска кадәр күтәреләчәк. Республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар күзәтелә. Төньяк-көнчыгыш тарафтан искән талгын җил юнәлешен үзгәртергә һәм көньяк-көнбатышта исәргә мөмкин. http://intertat.ru
-
Лениногорскилылар өчен 22 июньгә Йолдызнамә
Овен: Забота о финансовом благополучии больше не будет доминантой в поведении Овнов - теперь на первый план выходят дружные семейные отношения. А в качестве отдыха вам замечательно подойдут непродолжительные путешествия - весьма высок шанс на приятные впечатления и неожиданные встречи в дороге. Телец: Финансовые вопросы не должны волновать Тельцов 22...
-
Ураза тотучылар игътибарына
Иртәгә, 23 июнь көнне сәхәр вакыты тәмам 00: 54 сәг., авыз ачу вакыты - 20:10 сәг..
-
Хәерле иртә! Көнегез уңышлы булсын!