Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эсседән ничек сакланырга?

Кояшның артык нык кыздыруы сәламәтлеккә уңай йогынты ясамый. Хәтта иммун системасын какшатырга мөмкин. Эсседән саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз: 1. Сәгать көндезге 11.00дән кичке 17.00гә кадәр кояш бик актив кыздырган вакытта урмага чыгудан тыелып торыгыз. Ә урамга чыкканда, иркен, ачык төстәге, чын тукымадан тегелгән киемнәр кияргә тырышыгыз, башыгыз турында...

Кояшның артык нык кыздыруы сәламәтлеккә уңай йогынты ясамый. Хәтта иммун системасын какшатырга мөмкин. Эсседән саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз:

1. Сәгать көндезге 11.00дән кичке 17.00гә кадәр кояш бик актив кыздырган вакытта урмага чыгудан тыелып торыгыз. Ә урамга чыкканда, иркен, ачык төстәге, чын тукымадан тегелгән киемнәр кияргә тырышыгыз, башыгыз турында да онытмагыз.

2. Җәйге эсседә сыеклыкны 1,5-3 литр эчәргә кирәк. Көндезге сәгать 12.00дән 16.00гә кадәр сыеклыкны мөмкин кадәр азрак кулланырга тырышыгыз. Эчәргә тәкъдим ителә: лимон согы белән су, җылымса балсыз яшел чәй, газсыз минерал су, компот, морс. исерткеч эчемлекләр эчмәгез, шулай ук баллы газлы эчеслекләрне дә кулланмагыз.

3. Бик эсседә бал һәм май кебек эчтән җылына торган ашамлыклар да ашарга киңәш ителми. Йоклар алдыннан ит кебек авыр үзләштерелә торган ризыклар да ашарга ярамый. Организмы суыту өчен хөрмә, банан, алма кебек җимешләр, яшел һәм ак төстәге яшелчә, пешкән тавык, балык ашарга кирәк.

4. Троллейбус, автобусларга эссе вакытта утырырга киңәш ителми. Әгәр инде бу мәслихәт икән, күләгәле урыннарны сайлагыз. Һәр 15 минут су яки куас эчегез. Хәтта теләмәсегез дә моны эшләргә кирәк. Су белән чылатылган яулыкны иңбашларга, биткә куеп бару да эссене яхшы кичерергә ярдәм итәчәк. Җәмәгать транспортында йөрүченең киеме табигый материаллардан булырга, салынып тормаска тиеш.

5. Кондиционер булган бүлмәдә һаваны +22-+23 градустан да төшерергә тырышмагыз. Әлеге техниканы дөрес итеп кулланмаганда салкын тияргә мөмкин.

http://www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев