Сергей Шнуров иҗаты татарстанлыларны битараф калдырмый. Әле быел март урталарында "Ленинград" төркеменең "Экспонат" җырына пародия булган"Алабута" җыры интернетны ду китергән иде. Җыр туганның икенче көнендә башкаручы Айсылу Габдинованы Татарстанда гына түгел, Россиядә дә белмәгән кеше калмады бугай. Хәзер әлеге төркемнең "Патриотка" җырына пародия Ютубта пәйда булды. Эчтәлеге болай: Мәскәүдә эшләүче...
Сергей Шнуров иҗаты татарстанлыларны битараф калдырмый. Әле быел март урталарында "Ленинград" төркеменең "Экспонат" җырына пародия булган"Алабута" җыры интернетны ду китергән иде. Җыр туганның икенче көнендә башкаручы Айсылу Габдинованы Татарстанда гына түгел, Россиядә дә белмәгән кеше калмады бугай.
Хәзер әлеге төркемнең "Патриотка" җырына пародия Ютубта пәйда булды. Эчтәлеге болай: Мәскәүдә эшләүче кыз, Татарстанга командировка бару турындагы хәбәрдән соң, хыялында Казанга һәм башка шәһәрләргә сәяхәт кыла.
Нет комментариев