23 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
БӘРӘҢГЕЛЕ ВАК БӘЛЕШ
Камыр өчен: 0,5 л сөт; 180 г «Хозяюшка» маргарины; 25 г чүпрә; чама белән он. Эчлек өчен: 6-7 эрерәк бәрәңге; уртача 2 баш суган; 100-150 г каз мае; тоз, борыч. Йомшак кына итеп камыр басып, 15-20 минутка кабартырга куярга. Бәрәңгене вак шакмаклап турарга, суганны да вак итеп турарга. Вак итеп...
-
Лениногорск музеенда Сталинград сугышының 75 еллыгына багышланган чара үтте
Туган якны өйрәнү музеенда Сталинград сугышының 75 еллыгына багышланган чара үтте. Анда 5нче мәктәпнең 8 "Б" сыйныфы укучылары катнашты. Музей хезмәткәрләре аларга Сталинград сугышында катнашкан якташларыбыз турында сөйләде.
-
Икмәк валчыгы өчен чәнчеп үтергән
Түбән Кама суды иптәшен чәнчеп үтергән 67 яшьлек Иван Андроновка хөкем карары чыгарган, дип хәбәр итә "Эфир" телеканалы. Ир 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Ике ир дә спиртлы эчемлекләр кулланырга яраткан. Бервакыт бергә эчеп утырганда алар ызгыша башлаганнар. Андронов сүзләренә караганда, идәнгә ипи валчыгын койган өчен шешәдәшенең бик каты ачуы...
-
Өмет өзелде: Төркиядә Гөлсем ханым табып алып тәрбияләгән Россия егете Өмет вафат
Төркиянең Анталья шәһәре хастаханәсендә «Пусть говорят» тапшыруы герое вафат булган. Ул милләте буенча рус кеше булган дип фаразлана. Төркиядә бу егетне «Өмет» дип йөрткәннәр. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә. «Татар-информ» язуынча, Антальяда яшәүче Гөлсем Кабадайы Өметне моннан 10 ел элек хастаханәдә күргән һәм шуннан бирле аны кайгыртып-тәрбияләп торган. Кабадайы...
-
Тозлы кәбестә серләре
Кәбестәне тозлау авыр түгел. Әмма ул гел тәмле килеп чыкмый. Кайчак йомшара, әчеп китә. Нигә әчи? Кәбестә 18-21°Ста тозлана башлый. Әмма җылыда 3 көн тотканнан соң, салкынча урынга куярга кирәк. Анда ул тулысынча тозланып җитә. Нигә йомшара? Иң еш таралган сәбәбе - иртә өлгерешле кәбестәне тозлау. Моңа тозны күп салу,...
-
ГРИППТАН НИЧЕК САКЛАНЫРГА?
Табиблар грипптан иң яхшы саклаучы чара дип прививка ясатуны атый. Әмма ул да кешенең чир йоктырмавына тулы гарантия бирә алмый. Табиблар да аның чирнең катлаулануыннан гына сакларга сәләтле булуын таный. Теләк булганда грипп йоктыру куркынычын үзеңә дә киметергә мөмкин. Кулны ешрак юарга. Чирле кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә авыз, борынын кулы белән...
-
Биектауда биш яшьлек бала кар автомобиленнән егылып, башын имгәткән
Малай хәзер Республика балалар клиник хастаханәсендә. Татарстанның Биектау районында биш яшьлек бала кар автомобиленнән егылып, башын имгәткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-нейрохирургы Эльза Фатыйхова хәбәр итте. Малай 21 гыйнвар көнне Биектау авылында әтисе һәм апасы белән кар автомобилендә шуган. Башы имгәнгән баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә...
-
ВУЗ-2018: УКЫРГА КЕРҮНЕҢ ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘРЕ
Арбаны кыштан ук әзерләргә кирәк, диләр бит. Шуңа 11нче сыйныфта укучылар кайсы университетка керүләрен бүгеннән уйлап кую яклы. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы бернинди үзгәрешләр булмаячак, дисә дә, алдан белешеп куюың яхшырак. 2018 елда вузларга укырга керүдә нинди яңалыклар көтелә - бүген «Ялкын» шуның турында сөйли. Чыгарылыш сыйныф укучылары быел...
-
Лениногорскида яшьләр өчен аниме пати узды (фотолар)
Узган ялда Лениногорскида аниме пати узды. Аны Аниме клуб "Цунами" шәһәрнең яшьләр белән берлектә оештырды. Чарада Лениногорск, Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Камадан килгән яшьләр катнашты. Бәйрәм кунакларга бик ошады, алар анда яңа дуслар тапты, рәхәтләнеп аралашты. фотолар: муниципалитет сайтыннан алынды
-
200 һәм 2000 сумлык купюраны кабул итмәгән өчен 50000 штраф түләтәчәкләр
200 һәм 2000 меңлек купюралар, сирәк булса да, халык арасына чыкты. Кайберәүләр, әлегә сирәк күренгән купюраларны интернет аша кыйбаткарак бәягә сатарга тырышалар. Ә кайбер сатучылар, киресенчә, яңа номиналлы акчаны кабул итәргә теләмиләр. 200 һәм 2000 меңлек купюралар, сирәк булса да, халык арасына чыкты. Кайберәүләр, әлегә сирәк күренгән купюраларны интернет аша...
-
Лениногорскида халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең урыны үзгәрде
Үзәк район хастаханәсе (ЦРБ) поликлиникасы һәм аның Садриев урамы, 5нче йортта урнашкан филиалы биналарын ремонтлау сәбәпле, халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең урыны үзгәрде, дип хәбәр иттеләр хастаханә администрациясеннән. 1. Флюорография кабинеты медико-санитар часте стационары бинасына күчерелгән, адресы: Горький урамы, 36нчы йорт, 2нче кат, кырыйдан керергә кирәк. Эш режимы: дүшәмбе-җомга, 7.00 дән...
-
Россиянең һәр өченче кешесе генә балаларына ышанмый.Ни сәбәпле?
Мондый нәтиҗәгә Дәүләт финанс тикшеренүләре агентлыгында килгәнннәр. Былтыр гына әле илнең 34% гражданы балаларына ышаныч белән караган булган. "Кара көнгә" акча туплау белән дә бездә һәр өченче кеше генә шөгыльләнә. Узган елда бу күрсәткеч 40% тәшкил итә иде. "Мондый үзгәрешләр "ата-аналар балаларына ярдәм итәргә тиеш, ә киресенчә түгел" дигән карашны...
-
Татар эстрадасының нинди проблемалары бар?
Эстрада сәнгате белән бәйле проблемаларны хәл итү максатыннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы каршында эксперт-консультатив шура проекты әзерләнгән. Татар эстрадасы репертуар кытлыгы кичерә, аранжировкалар начар, моңа өстәп, җырчыларның вокаль мөмкинлекләре түбән булуы, вокаль мәктәбе һәм вокаль культура булмау - Татарстан мәдәният министр Айрат Сибагатуллин карашынча, татар эстрадасының төп проблемалары шулар. Бүген Татарстан...
-
Лениногорскилыларга бүген йолдызлар ниләр вәгъдә итә
Овен Гороскоп советует Овну держаться подальше от иллюзорного видения мира, иначе все успехи развеются, как дым. Ставьте перед собой те цели, которые изначально продуманны и ведут к перспективам. Приятное общение ждет Овна, у которого море позитива и ярких надежд. В любви не нужно опасаться измен, ведь многое зависят от вас....
-
Лениногорскилылар, бүген буран көтелә
Төнлә һәм көндез һава температурасы -8..-13˚. Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча бүген Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар, буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын, урыны белән көчле тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һәм көндез һава температурасы -8..-13˚. Юлларда бозлавык. http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/23/156571/