Татар эстрадасының нинди проблемалары бар?
МӘДӘНИЯТ

Татар эстрадасының нинди проблемалары бар?

Эстрада сәнгате белән бәйле проблемаларны хәл итү максатыннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы каршында эксперт-консультатив шура проекты әзерләнгән. Татар эстрадасы репертуар кытлыгы кичерә, аранжировкалар начар, моңа өстәп, җырчыларның вокаль мөмкинлекләре түбән булуы, вокаль мәктәбе һәм вокаль культура булмау - Татарстан мәдәният министр Айрат Сибагатуллин карашынча, татар эстрадасының төп проблемалары шулар. Бүген Татарстан...

Эстрада сәнгате белән бәйле проблемаларны хәл итү максатыннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы каршында эксперт-консультатив шура проекты әзерләнгән.

Татар эстрадасы репертуар кытлыгы кичерә, аранжировкалар начар, моңа өстәп, җырчыларның вокаль мөмкинлекләре түбән булуы, вокаль мәктәбе һәм вокаль культура булмау - Татарстан мәдәният министр Айрат Сибагатуллин карашынча, татар эстрадасының төп проблемалары шулар. Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендәминистр татар эстрадасы мәсьәләсенә дә тукталды.

"Практика күрсәткәнчә, яхшы җыр булса - җырчысы табыла. Монда эш акча түгел, эш - талантта, идеядә, жанр һәм стилистика чишелешләрендә. 2018 елда җыр конкурсы аша без җыр репертуарын яңарта алырбыз дип уйлыйм", - диде министр.

Айрат Сибагатуллин эстрада проблемасының чишелешен профессиональ музыкаль җәмәгатьчелек, шоу-бизнесны оештыручылар һәм продюсерлар хезмәттәшлегендә күрә.

Эстрада сәнгате белән бәйле проблемаларны хәл итү максатыннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы канаты астында эксперт-консультатив шура проекты әзерләнгән.

Искәртеп үтәбез, моннан ике ел элек Татарстан мәдәният министрлыгы сәнгать советлары кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыккан иде.

«Татар-информ»


Нет комментариев