Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

БӘРӘҢГЕЛЕ ВАК БӘЛЕШ

Камыр өчен: 0,5 л сөт; 180 г «Хозяюшка» маргарины; 25 г чүпрә; чама белән он. Эчлек өчен: 6-7 эрерәк бәрәңге; уртача 2 баш суган; 100-150 г каз мае; тоз, борыч. Йомшак кына итеп камыр басып, 15-20 минутка кабартырга куярга. Бәрәңгене вак шакмаклап турарга, суганны да вак итеп турарга. Вак итеп...

Камыр өчен:

0,5 л сөт;

180 г «Хозяюшка» маргарины;

25 г чүпрә;

чама белән он.

Эчлек өчен:

6-7 эрерәк бәрәңге;

уртача 2 баш суган;

100-150 г каз мае;

тоз, борыч.

Йомшак кына итеп камыр басып, 15-20 минутка кабартырга куярга. Бәрәңгене вак шакмаклап турарга, суганны да вак итеп турарга. Вак итеп каз маен турап кушарга. Тәменчә тоз-борыч кушып, әйбәтләп болгатырга. Кабарган камырны вак кисәкләргә бүләргә һәм аларны җәеп, өсләренә эчлек салып, бөгеп чыгарга.

Табаны майлап, вак бәлешләрне шунда тезәргә. 200 градуска кадәр кызган духовкада 40 минут чамасы пешерергә.

Зәйтүнә Имангалиева

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vypechka/?id=6913

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев