Өмет өзелде: Төркиядә Гөлсем ханым табып алып тәрбияләгән Россия егете Өмет вафат
Төркиянең Анталья шәһәре хастаханәсендә «Пусть говорят» тапшыруы герое вафат булган. Ул милләте буенча рус кеше булган дип фаразлана. Төркиядә бу егетне «Өмет» дип йөрткәннәр. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә. «Татар-информ» язуынча, Антальяда яшәүче Гөлсем Кабадайы Өметне моннан 10 ел элек хастаханәдә күргән һәм шуннан бирле аны кайгыртып-тәрбияләп торган. Кабадайы...
Төркиянең Анталья шәһәре хастаханәсендә «Пусть говорят» тапшыруы герое вафат булган. Ул милләте буенча рус кеше булган дип фаразлана. Төркиядә бу егетне «Өмет» дип йөрткәннәр. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.
«Татар-информ» язуынча, Антальяда яшәүче Гөлсем Кабадайы Өметне моннан 10 ел элек хастаханәдә күргән һәм шуннан бирле аны кайгыртып-тәрбияләп торган.
Кабадайы «Анадолу» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Өмет соңгы 10 көн дәвамында реанимациядә яткан. Соңгы көннәрдә аның хәле бик нык начарайган.
«Аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырдылар. Бөерләре эшләмәгәнлектән диализ үткәрелде. Бүген иртән аның йөрәге тибүдән туктады», - диде Кабадайы.+
Өметне Акдениз Университеты хастаханәсенә 2008 елның августында булган коточкыч юл һәлакәтеннән соң китерәләр. Кабадайы аны хастаханәгә танышының хәлен белергә килгәч күрә. Ханым егетне ике ай дәвамында биредә карый, аннары өенә алып кайта.
Беренче каналдагы «Пусть говорят» тапшыруларының берсе Өмет һәм Гөлсем Кабадайыга багышланган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев