23 март 2018 яңалыклары
-
Лениногорскида 14 торак пунктны су басарга мөмкин
Быел озак көттереп килгән яз көчле су басу алып килергә мөмкин, дип хәбәр итә Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе. Салкын көннәр март ахырына кадәр булып, апрель башында кискен җылытырга мөмкин. Лениногорск районының 14 торак пунктына су басу куркынычы яный. Анда 215 йорт бар, 435 кеше яши. Су басу куркынычы...
-
Лениногорск районы мәктәбендә булган хәл
Директорның шәһәрдән - киңәшмәдән кайтуын укытучылар түземсезлек белән көттеләр. Барысын да бер генә сорау борчыды: бүген дә җыелыш буламы? Булды, әлбәттә. Жыелыш барышында киләсе атнада булачак чараларны санап китә башлагач, бер укытучы нервланып кулындагы яулыгын бөтерә башлады. "4, 6, 8нче сыйныфларда мониторинг вакытында видеокамера булачак", дигәч, икенче бер укытучы башкаларга...
-
Татарстан синоптиклары һава шартлары бозылу хакында кисәтә
Республика территориясендә урыны белән буран көтелә, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 24 мартта республика территориясендә һава торышы бозылу турында кисәтә. «24 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга...
-
Венера МӘҖИТОВАдан "Кыярлы салат" рецепты
Беренче катка - вак итеп туралган пешкән тавык ите, икенчесенә - әстерхан чикләвеге, өченчесенә - кара җимеш (мин аның шыштырдык савыттагысын алам) салына. Һәр катның арасына майонез ягыла. Иң өскә нечкә һәм озынча итеп туралган кыяр салына, майонез сыланмый. Тагын бер сере бар. Матуррак булып күренсен өчен мин иң өскә...
-
Әбиләр дөньяга чыкты (булган хәл)
Миңлегөл терәлеп торган күршесе Аня белән "дөньяга" чыгып керергә булдылар. Дөнья дигәннән, туксанынчы дистәләрен ваклап килүче апаларның соңгы арада бөтенләй чыгып йөрегәннәре юк. Ә менә бүген аларны зурлап бәйрәмгә дәштеләр. Өлкәннәр көне уңаеннан узучы чарада иде ул. Ветераннар советыннан Галина ханым, кат-кат килеп чакырды. Шулхәтле кыстауларга, килми калмагыз дигәч, ризалашмыйча...
-
Лениногорскилы Константин Лапшинга 90 яшь тулды (фото)
Бүген тыл хезмәтчәне, мактаулы нефтьче Константин Макарович Лапшин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр иртүк кунаклар кабул итте. Аны истәлекле бәйрәме белән котларга җирле администрация вәкиле, элекке эш урыныннан килгәннәр иде. 32 ел нефть тармагында көч куйган Константин Макаров Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хаты һәм җирле администрациядән бүләк тә...
-
Лениногорскилыларны Тикшерү комитеты кабул итә
26 мартта 15тән 19 сәгатькә кадәр РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Лениногорск бүлегендә (Лениногорск, Моряков урамы, 13нче А йорт) тикшерү бүлеге җитәкчесе халыкны кабул итә. Сез хокук саклау органнары һәм медицина хезмәткәрләренең законсыз гамәлләре турында сорауларыгызны бирә аласыз. Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефон: 5-24-80
-
Лениногорскилы "Ел тәрбиячесе" конкурсы лауреаты
Күптән түгел Казанда "Россия ел тәрбиячесе Татарстан Республикасында" бөтенроссия конкурсының региональ этабы узды. Анда шәһәрдән 10нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Нагиева катнашты. Конкурс катнашучылары мастер-класслар күрсәтте, лекция сөйләде. Безнең Ләйсән Әкрәмовна да югары нәтиҗәләр күрсәтеп, лауреат исеменә лаек булды, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты. фото: https://edu.tatar.ru/l-gorsk/page392707.htm/read-news/1712046
-
Лениногорскилыларга файдалы киңәшләр: Телефон суга төшсә, нишләргә?
Әгәр телефоның суга төшсә, аңа ничек итеп "беренче ярдәм" күрсәтергә икәнлеген беләсеңме? Белмәсәң, әлеге киңәшләр синең өчен. 1. Мөмкин кадәр тизрәк судан алып куй. 2. Әгәр телефоныңның батареясе алына торган икән, тизрәк алып куй. Батареясе алынмый икән, сүндереп куй. 3. Чехолы булса, аны салдыр. Болай эшләгәндә ул тизрәк кибәр. 4....
-
Татарстанда бер кыз әйберләрен күпердә калдырып юкка чыккан
Чаллыда Түбән Кама гидроэлектростанциясендә 21 яшьлек кызның киемнәрен һәм паспортын тапканнар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Коткаручылар Чулман елгасының өстен фонарь белән тикшереп чыккан, әмма куе томан һәм караңгылык эзләргә комачаулаган. Бу урында елганың киңлеге 700 метр. Эзләүләр кичтән туктатылып торган булган...
-
Кеше бурычын түләп ят инде!
Башкортстанлы Сергей Никитин ике ел дәвамында Волгоградта яшәүче адашының бурычын түләп яткан. Благовещен шәһәрендә яшәүче 51 яшьлек Сергей Никитинның Волгоградта яшәүче адашының алимент бурычын түләве турында язган идек инде. Аларның исемнәре генә түгел, хәтта туган көннәре, еллары да туры килә икән! Ике ел эчендә Сергейның исәбеннән 150 мең сум акча...
-
Лениногорскилылар "Ел хәйриячесе-2017" конкурсы җиңүчеләре (ФОТОЛАР)
16 март көнне Казанда "Ел хәйриячсесе-2017" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында лениногорскилылар да бар иде. Үз номинацияләрендә «ЛениногрскРемСервис» җәмгыяте директора Александр Щербаков, "Хәбибуллин Ф.З." фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Фәнзәт Хәбибуллин һәм хезмәт ветераны Рәис Сәхәпов җиңүче булды. Фото алынды: http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/photoreport.htm/photoreport/3697187.htm
-
Бензинга су кушылганмы?
Моны тикшереп карауның җиңел генә бер ысулы бар. "АиФ" гәзите бензинны тикшереп карауның җиңел генә юлын тәкъдим итә. Моның өчен заправкада пистолеттан ак кәгазь битенә берничә тамчы бензин тамызыгыз. Әгәр ул кәгазьдән җиңел генә агып төшсә, бензин чиста дигән сүз. Ә инде тап булып ятса, димәк уйланырга урын бар. Әлбәттә,...
-
Аэропортта йөк ташучысы багаждан 56,5 мең евро урлаган
"Шереметьево" аэропорты хезмәткәре Мәскәү коммерция банкы йөгеннән 56,5 мең евро урлаган, дип хәбәр итә "Известия". Йөкне кабул итүче тиешле 5 миллион евроның тулы дәрәҗәдә булмавын самолет Казахстанга төшкәч кенә искәргән. Хокук саклау хезмәткәрләре акчаны Мәскәү өлкәсендә яшәүче һәм аэропортта йөк ташучысы булып эшләүче 28 яшьлек ир-ат алганын ачыклаган. Ир-атны эш...
-
Булмас димә... Мәче 14 елдан соң хуҗасын тапкан
Җирән буйлы Кече Томас кушаматлы мәче 14 ел югалып торганнан соң хуҗасы Перри Мартин белән очраша. 2002 елда Кече Томасның тиресе астына ветеринар микрочип урнаштырган була. Анда хуҗасының телефон номеры һәм адресы хакындагы мәгълүматны кертә. 2004 елдагы "Жанна" давылыннан соң Перри мәчесе белән икенче шәһәргә күченә, ләкин анда песи югала....