Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида 14 торак пунктны су басарга мөмкин

Быел озак көттереп килгән яз көчле су басу алып килергә мөмкин, дип хәбәр итә Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе. Салкын көннәр март ахырына кадәр булып, апрель башында кискен җылытырга мөмкин. Лениногорск районының 14 торак пунктына су басу куркынычы яный. Анда 215 йорт бар, 435 кеше яши. Су басу куркынычы...

Быел озак көттереп килгән яз көчле су басу алып килергә мөмкин, дип хәбәр итә Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе.

Салкын көннәр март ахырына кадәр булып, апрель башында кискен җылытырга мөмкин. Лениногорск районының 14 торак пунктына су басу куркынычы яный. Анда 215 йорт бар, 435 кеше яши.

Су басу куркынычы булуын истә тотып, районда төрле чаралар комплексы уздырылачак. Алты күзәтү пункты эшлиячәк. Алар Шушма елгасының Сугышлы, Сарабиккол,Иске Иштирәк, Керкәле авылы аша үтә торган җирдә һәм Зәй-Каратай һәм Иске Писмән авыл җирлекләрендә урнашкан.
Су басу куркынычы булган очракта, тынычлыкны сакларга һәм 01, 112 телефоннары буенча шалтыратып, килеп туган хәлнең урынын, вакытын һәм нинди булуын төгәл хәбәр итәргә киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев