Татарстанда бер кыз әйберләрен күпердә калдырып юкка чыккан
Чаллыда Түбән Кама гидроэлектростанциясендә 21 яшьлек кызның киемнәрен һәм паспортын тапканнар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Коткаручылар Чулман елгасының өстен фонарь белән тикшереп чыккан, әмма куе томан һәм караңгылык эзләргә комачаулаган. Бу урында елганың киңлеге 700 метр. Эзләүләр кичтән туктатылып торган булган...
Чаллыда Түбән Кама гидроэлектростанциясендә 21 яшьлек кызның киемнәрен һәм паспортын тапканнар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Коткаручылар Чулман елгасының өстен фонарь белән тикшереп чыккан, әмма куе томан һәм караңгылык эзләргә комачаулаган.
Бу урында елганың киңлеге 700 метр. Эзләүләр кичтән туктатылып торган булган һәм бүген иртәдән яңадан башланган. Әлегә Чаллы кызын тапмагананр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев