Венера МӘҖИТОВАдан "Кыярлы салат" рецепты
Беренче катка - вак итеп туралган пешкән тавык ите, икенчесенә - әстерхан чикләвеге, өченчесенә - кара җимеш (мин аның шыштырдык савыттагысын алам) салына. Һәр катның арасына майонез ягыла. Иң өскә нечкә һәм озынча итеп туралган кыяр салына, майонез сыланмый. Тагын бер сере бар. Матуррак булып күренсен өчен мин иң өскә...
Беренче катка - вак итеп туралган пешкән тавык ите,
икенчесенә - әстерхан чикләвеге,
өченчесенә - кара җимеш (мин аның шыштырдык савыттагысын алам) салына. Һәр катның арасына майонез ягыла.
Иң өскә нечкә һәм озынча итеп туралган кыяр салына, майонез сыланмый.
Тагын бер сере бар. Матуррак булып күренсен өчен мин иң өскә кыярның яшел тышчасын нәзек кенә итеп турап салам. Ә эчке өлешен яшел тышча астына яшерәм. Кыйммәтлерәк булса да, бик тәмле салат килеп чыга.
https://vk.com/tatarshlari?z=photo-107801917_456244540%2Falbum-107801917_00%2Frev
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев