23 июнь 2022 яңалыклары
-
Татарстанда сатучыга пычак белән кадаган ирне тоткарлаганнар
Татарстанда үзенең элекке сөйгәнен үтерергә омтылуда шикләнелүче 42 яшьлек казанлы тоткарланган. Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хатын «Пятерочка»да сатучы булып эшли. 21 июнь көнне төшке аш вакытында аңа элеккеге сөйгәне килә һәм пычак белән берничә тапкыр чәнчи.
-
Дәүләт Думасы хайваннарны зоокибетләрдә сатуны тыярга мөмкин
Дәүләт Думасы быелның азагына кадәр хайваннарны зоокибетләрдә һәм кош базарларында сатуны тыя торган закон кабул итәргә мөмкин. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итте.
-
Пьер Нарцисс та вафат булган. Ишеттегезме?
21 июнь көнне Пьер Нарцисс та вафат булган.
-
Помидорым, кыярым, борычым мул булсын дисәң... (бакчачыга киңәшләр)
Матур булып тишелеп чыккан яшелчәләребез көзгә мул уңыш биреп сөендерсен дисәк, аларны дөрес итеп сугарырга, вакытында тиешенчә тукландырырга кирәк. Томат, кыяр, борычларны дөрес итеп тәрбияләү тәртибе белән танышыйк.
-
Азат Фазлыев: “Сабантуйларның кадере юк”
Бу көннәрдә Бөгелмә һәм Биектау районнарында Сабантуй мәйданнарын "кыздырып" йөргән Азат Фазлыев милли бәйрәмебезне үткәрү буенча үз фикере белән уртаклашырга булган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә шушындый пост урнаштырган:
-
62 яшьлек лениногорскилыны мошенниклар алдаган
Телефон мошенниклары мәкерле ният белән корган планнарын әледән-әле тормышка ашырып кына тора. Аларның угрылык схемалары асылда гел бер үк төрле булса да, әледән-әле аларның ятьмәсенә эләгүчеләр очрап тора.
-
Лениногорскилылар - экология буенча җиңүчеләр
Республика экология һәм табигать министрлыгының 30 еллыгына багышланган экологик рәсемнәр конкурсында җиңүче – Лениногорск мәктәбе укучысы.
-
Контракт төгәлләнгәч, элеккеге эш урынына
Лениногорск шәһәре һәм районы хәрби комиссариаты контракт буенча хәрби хезмәткә чакыра. Контракт буенча хәрби хезмәткә кагылышлы сораулар белән без Лениногорск хәрби комиссары Рөстәм Мисбаховка мөрәҗәгать иттек.
-
“Ласковый май” солисты Юрий Шатунов вафат
«Ласковый май» солисты Юрий Шатунов вафат булды. Бу турыда аның менеджеры хәбәр иткән, үлем сәбәбе - зур инфаркт.
-
11 яшьлек кызга пистолеттан атканнар
Урал федераль округы, Алапай районы Түбән Синячиха авылында 11 яшьлек кызга травматик пистолеттан атканнар. Гадәттән тыш хәл 22 июньдә, кич була.
-
Салым түләүчеләр электрон почта яки смс-хәбәр аша салым түләү турында актуаль мәгълүмат ала ала
Салым түләүчеләр салым йөкләмәләренең үтәлеше турында электрон почта яки смс-хәбәрләр аша мәгълүмат ала ала. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәте боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар турында мәгълүмат бирүгә ризалык алу бирергә кирәк.
-
Ничек финанс мошенниклары корбаны булмаска?
Алданучысы булганда, алдаучысы да табыла. Мошенниклар әледән-әле халыкны кәкре каенга терәтүнең яңа ысулларын чыгарып кына тора. Интернет заманасы булгач, күп очракта акчаны кулга төшерү дә электрон мәйданчыкта бара.
-
Газет укучыбыз: шәһәр паркларында пыяла ватыклары күбәйде
Газетыбызның күптәнге дусты, даими хәбәрчесе Галия апа Шакирҗанова редакциягә фотолар алып килде.
-
Дару үләннәре җыю кагыйдәләрен беләсезме?
Җәй - дару үләннәре җыю вакыты, ә сез аларны җыю кагыйдәләрен беләсезме? Төп кагыйдә: үләнне кояшлы, кояш төшеп тора торган урыннан җыярга кирәк.
-
Район хуҗалыклары кырларында мал азыгы әзерлиләр
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 22 июнь көненә күпьеллык үләннәр 2396 гектарда чабып алынган.