11 яшьлек кызга пистолеттан атканнар
Урал федераль округы, Алапай районы Түбән Синячиха авылында 11 яшьлек кызга травматик пистолеттан атканнар. Гадәттән тыш хәл 22 июньдә, кич була.
— Дүрт яшүсмер авылда бергә уйнап йөри. Алар аңлаешсыз тавыш ишеттеләр, һәм 11 яшьлек кыз җиргә ава. Балалар аның башында яра барлыгын күрә, — дип хәбәр итәләр прокуратурада.
Хәзер бала хастаханәдә. Атучыны табылмаган.
— Кече яшьтәге кешене үтерергә омтылу факты буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерүчеләр җинаятьнең һәм аңа катнашы булган затларны билгеләү өчен барысын да эшли, — дип хәбәр итә тикшерү комитеты.
https://vatantat.ru/2022/06/85438/
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев