Лениногорскилылар - экология буенча җиңүчеләр
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар - экология буенча җиңүчеләр

Республика экология һәм табигать министрлыгының 30 еллыгына багышланган экологик рәсемнәр конкурсында җиңүче – Лениногорск мәктәбе укучысы.

 

6нчы мәктәпнең 8нче класс укучысы Татьяна Гричановская “5 – 8 нче сыйныф укучылары” төркемендә беренче урын алды. Татьянаны мэриядә бүләкләделәр. Аңа Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Шул ук көнне муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова республикакүләм “Экояз-2022” конкурсының район этабы җиңүчесен котлады. “Иң яхшы мәктәп” номинациясендә  8нче мәктәп җиңүче булды. Шулай ук Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

 

 


Нет комментариев