24 май 2018 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Җилнең тизлеге урыны белән секундына – 17, ә яшенле яңгыр вакытында 20 метрга җитәргә мөмкин.
-
Куакбаш мәктәбен 8 егет тәмамлады (ФОТОлар)
Быелгы уку елында Куакбаш мәктәбен 8 егет тәмамлады.
-
Лениногорскида гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узачак
Республиканың төп план чаралары буенча, 2018 елның 28-31 маенда гражданнар оборонасы штабы, эвакуация органнары, муниьципаль берәмлекләр хезмәтләре һәм гражданнар оборонасы буенча махсус формированиеләр катнашында махсус өйрәнү узачак.
-
Бүген узган Соңгы кыңгырау бәйрәменнән 45 ФОТО
Район һәм шәһәр мәктәпләренең унберенче сыйныфын тәмамлаучы 311 һәм 870 тугызынчы сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шатлыклы да, дулкынландыргыч та мизгел ул.
-
Шәһәр һәм район китапханәчеләре бергә җыелды (ФОТОЛАР)
Китапханәчеләр бергә җыелып, каникулда балалар һәм яшүсмерләрнең ялын кызыклы иттерү, каникулда да китап укуны оныттырмау турында сөйләштеләр, Ю.Гагарин исемендәге китапханәдә семинар узды.
-
Казанда инспекторның гомерен өзгән кеше судны ялган белешмә белән алдый
Казанның Юл патруль хезмәте инспекторы вафат булган юл һәлакәтендә гаепле ике ел элек судны Республика наркология диспансерыннан алган ялган белешмә белән алдаган.
-
“АвтоВАЗ”да “Приора”, “Калина” һәм “Гранта” машиналары җитештерү туктатыла
Завод Х-стильдәге яңа машиналар чыгара башлауга күчә.
-
Татарстанда ирне үгез сөзеп үтергән
Ир кешегә 55 яшь булган.
-
Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь:"Китапханәче"
24.05.2018
-
Илсөя Бәдретдиновага сәхнәдә ниләр бүләк итәләр?
Җырчыларга сәхнәдә чәчәк бәйләмнәре генә бүләк итәләр дип уйласагыз, ялгышасыз! Илсөя Бәдретдиновага, мәсәлән, Лениногорскида узган концерт вакытында бер тамашачы сәхнәгә... бер чиләк (!) баскан токмач чыгарган! «Балам, гел юлда йөрисең, үзеңнең токмач басып торырга вакытың да юктыр, дип уйладым», – дип биргән ул апа күчтәнәчен.
-
Татарстанда юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән
Татарстанның Балтач районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, биш кеше зыян күргән, дип хәбәр итә “Татар-информ”га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова.
-
Лениногорскилыларны алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә
Гисметео фаразы