Лениногорскилылар,  яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Җилнең тизлеге урыны белән секундына – 17, ә яшенле яңгыр вакытында 20 метрга җитәргә мөмкин.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә, дип хәбәр итә республика синоптиклары.

Җилнең тизлеге урыны белән секундына – 17, ә яшенле яңгыр вакытында 20 метрга җитәргә мөмкин, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.

Татарстан синоптиклары фаразлавынча, 25 майда республика территориясендә һава температурасы төнлә +9..+14, көндез +13..+18 градус тәшкил итәчәк. Урыны белән, шул исәптән Казанда да, яңгыр явуы көтелә. 


Нет комментариев