Татарстанда юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән

Татарстанның Балтач районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, биш кеше зыян күргән, дип хәбәр итә “Татар-информ”га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова.

Фаҗига бүген иртәнге якта Доргадан ерак түгел Чепья – Куныр юлында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл һәлакәтенә ике җиңел автомобиль сәбәп булган, дип яза агентлык.
 
Юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше зыян күргән, берсе табиблар килгәнче урында ук үлгән. Зыян күргән өч кеше уртача авырлыктагы имгәнү һәм җәрәхәтләр белән - Арчага, тагын берсе авыр хәлдә Балтач үзәк хастаханәләренә озатылган. Бишенчесен табиблар өенә амбулатор дәвалауга җибәргән.

http://matbugat.ru/news/?id=22507


Нет комментариев