Куакбаш мәктәбен 8 егет тәмамлады (ФОТОлар)
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш мәктәбен 8 егет тәмамлады (ФОТОлар)

Быелгы уку елында Куакбаш мәктәбен 8 егет тәмамлады.

Алар 1нче сыйнафтан ук сигез малай булып укырга кергәннәр. Укучыларны укытучы Илгизә Камиловна кабул итеп алган һәм 4нче сыйныфка кадәр белем-тәрбия биргән.

Шунысы кызыклы: әлеге укытучыга янәдән малайлар классы килгән, хәзер инде алар 5нче сыйныфны тәмамлый.

Чыгарылыш сыйныфының класс җитәкчесе - Зөлфирә Мансурова, аңа кадәр дүрт ел Фәридә Насырова булган.

Римма Галиуллина

автор фотолары

 


Нет комментариев