26 февраль 2018 яңалыклары
-
Шөгерлеләр бәйрәмне кызык үткәргән (фотолар)
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Шөгер мәдәният йортында кызыклы бәйрәм кичәсе узган. Әйдәгез, бергәләп фотолар карыйбыз. Фотолар: vk.com/shugurovo_116
-
Мөэмин-Каратайлылар солдат хатлары укыды (ФОТОЛАР)
Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортына төрле яшьтәге авылдашлар җыелды. Авыл башлыгы Әнисә Ханнанова ир затыннан булган барча авылдашларны бәйрәм белән тәбрикләде, бүгенге көндә Ватан сагында торучы дүрт егетебезгә уңышлар, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Кичәдә армиядәге егетләрнең тормышы яктыртылды, балачак, мәктәпкә, военкоматка чакырылганчы узган елларын да барладык. 23 февральгә багышлап язган хатларын...
-
Лениногорскилылар, сак булыгыз: көчле буран чыгуы көтелә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартларының бозылачагы турында кисәтә. Сишәмбе, 27 февраль көнне Татарстанда көчле кар явачак, төнлә һәм көндез буран чыгуы һәм юлларда кар көртләре хасил булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе автомобильчеләрне...
-
Мәрхүмә Хәния Фәрхи зур премиягә лаек булды (ФОТО)
Легендар Хәния Фәрхи Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты исеменә лаек булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган мәдәни чаралар Тәтешле районы Иске Күрдем авылында булып узган. Зур бүләкне мәрхүмә җырчының сеңлесе Фирүзә Ибатуллиннага тапшырганнар. Ул быел Хәния Фәрхи истәлегенә татар-башкорт җырлары конкурсын оештыру планнары белән...
-
Сак булыгыз: кибетләрдәге сөт продуктлары кеше сәламәтлеге өчен куркыныч
26 февральдән Россиягә Белорусиядән сөт һәм башка сөт продуктларын кертүне тыючу закон үз көченә керә. Дүшәмбе көнне Россия һәм Белорусия арасында консультатив очрашу булачак. Моннан соң түбәндәге продуктлар кертелми башлаячак: пастеризацияләнгән, стерилизацияләнгән һәм ультрапастеризацияләнгән сөт, сөт өсте продуктлары (сливки наливом, сухие, концентрированные, молочная наливная), коры сыворотка, консервланган куертылган сөт һәм...
-
Лениногорскида йорт эче янып беткән
Шәһәрнең 66нчы янгын сүндерү частенә ДПС хезмәткәреннән ял көне, 24 февральдә кич белән шәһәрдә Октябрьская урамындагы йорт януы турында хәбәр килә. Дежур караул хәбәр килгән урынга килә, анда аларны йорт хуҗасы каршы ала. Йорттан бик көчле төтен чыга торган булган, хуҗа әйтүенчә, эчке якта беркем дә юк. Йортның аш бүлмәсе...
-
Лениногорскида грек-рим көрәше буенча шәһәр беренчелеге узды (ФОТОЛАР)
21 февральдә "Яшьлек" спорткомплексында грек-рим көрәше буенче шәһәр беренчелеге узды. Ярышларда 80 яшь көрәшче катнашты. Үз авырлык категорияләрендә Әмир Гимадеев, Артем Звонарев, Артур Маилян, Ильгинар Хайбрахманов, Руслан Моисеев, Артем Давлетшин, Айрат Валиуллин , Тимур Гиниатуллин, Богдан Картежников. Котлыйбыз! Айсылу Сөләйманова автор фотосы
-
Әти-әниләр электрон чиратта балалар бакчасын алмаштыра ала
Татарстанда электрон чиратта 400 дән артык кеше балалар бакчасын алмаштырды. Гыйнвар азагыннан башлап, дәүләт хезмәтләре Порталында әти-әниләр онлайн-формада балалар бакчасын алмаштыра ала, дип хәбәр итә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлгы матбугат хезмәте. "Без халык арасында көтелгән хезмәтне чынга ашырабыз, - дип белдергән Татарстан Премьер-министры - мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Роман...
-
Узган атнада иң тетрәндергеч фаҗига: Казан үзәгендә ир-ат 16 яшьлек үги кызын үтерә
Бу яңалык барлык казанлыларны тетрәндерде. Ир кеше 16 яшьлек үги кызын үтерде. Моның сәбәбе - кызның үзенең әнисенә үги әтисенең аны көчләве турында хәбәр итүе. Кызның пычак белән яраланган гәүдәсен «Сукно бистәсе» метро станциясеннән ерак түгел табалар. Озак үтми, Һади Такташ урамы буенча урнашкан гаражлар янында үз-үзенә кул салган ир-атның...
-
Март бәйрәмнәрендә лениногорскилылар дүрт көн ял итәчәк
Быел гыйнвар каникулындагы ял көнен җомгага - 9 мартка күчерделәр. Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте. 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, Россия Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Быел 8 март пәнҗешәмбегә...
-
Шөгердә авыл яшьләре волейбол уйнады
23 февраль көнне Шөгердә авыл яшьләре арасында волейбол ярышлары узды. Анда 12 команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1нче урында - Иске Иштирәк командасы; 2нче урында - Кирлегәч волейболчылары; 3нче урынны Иске Кувак командасы яулады. фото: УДМС и Т
-
Ни өчен Алинә Заһитованың җиңүе күп кенә җанатарлар өчен "обидно" булды?
Алинә Заһитова - 2018 ел Олимпиадасының йолдызы. Аның фигуралы шууда беренчелекне яулавы күпләр өчен көтелмәгән булды. Евгения Медведевага бары тик көмеш медаль эләгүе кемнәр өчендер "обидно" булды. Бу хисне хәтта комментатор да яшерә алмады. Татарларның күп кенә өлеше моны Алинәнең рус милләтеннән булмавы белән бәйләде. Спорт белгече Иван Кузнецов исә...
-
Выборы Президента РФ 2018: Теляшов о выборах
-
Ипотекада дәүләт ярдәме
Билгеле булуынча, 2018 елның 1 гыйнварыннан икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә ипотека процентларын субсидияләү буенча дәүләт программасы эшли башлады. Узган елларда ипотека кредиты алгач икенче балалары туган парларга да кредит процентларын яңадан карау мөмкинлеге булдырылды. Әлеге гаиләләр ипотека кредитының бары 6 процентын гына түләячәк . Калган өлешен дәүләт...
-
2018 елда Татарстанда 67 яшь гаиләгә торак алырга ярдәм күрсәтеләчәк
2017 елда 61 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү өчен 55,2 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. 2018 елда Татарстанда 67 яшь гаилә торак алачак. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен республикада "Торак" федераль максатчан программасы 2006 елдан тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә 7 771 яшь гаилә торак шартларын яхшырту өчен...