КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН
Узган атнада иң тетрәндергеч фаҗига: Казан үзәгендә ир-ат 16 яшьлек үги кызын үтерә
Бу яңалык барлык казанлыларны тетрәндерде. Ир кеше 16 яшьлек үги кызын үтерде. Моның сәбәбе - кызның үзенең әнисенә үги әтисенең аны көчләве турында хәбәр итүе.
Кызның пычак белән яраланган гәүдәсен «Сукно бистәсе» метро станциясеннән ерак түгел табалар. Озак үтми, Һади Такташ урамы буенча урнашкан гаражлар янында үз-үзенә кул салган ир-атның...
Бу яңалык барлык казанлыларны тетрәндерде. Ир кеше 16 яшьлек үги кызын үтерде. Моның сәбәбе - кызның үзенең әнисенә үги әтисенең аны көчләве турында хәбәр итүе.
Кызның пычак белән яраланган гәүдәсен «Сукно бистәсе» метро станциясеннән ерак түгел табалар. Озак үтми, Һади Такташ урамы буенча урнашкан гаражлар янында үз-үзенә кул салган ир-атның гәүдәсен ачыклыйлар.
16 яшьлек кыз әнисе, энесе һәм үги әтисе белән яши торган булган. Фаҗига булырга берничә сәгать кала, кыз кеше әнисенә үги әтисенең аның белән җенси мөнәсәбәтләргә кергәнен әйткән. Әни кеше ир-атның өйдән китүен таләп иткән. Әмма бу хәлдән соң гаилә малай кешене спорт секцисенә озата. Һәм шул вакытта ир-ат белән кыз Петербург урамында икәүдән-икәү калалар. Берникадәр вакыттан соң ир, әни кешегә шалтыратып, кызны үтерүе турында хәбәр итә.
Тәрҗемә: http://tatar-today.ru
http://prokazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев