Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида йорт эче янып беткән

Шәһәрнең 66нчы янгын сүндерү частенә ДПС хезмәткәреннән ял көне, 24 февральдә кич белән шәһәрдә Октябрьская урамындагы йорт януы турында хәбәр килә. Дежур караул хәбәр килгән урынга килә, анда аларны йорт хуҗасы каршы ала. Йорттан бик көчле төтен чыга торган булган, хуҗа әйтүенчә, эчке якта беркем дә юк. Йортның аш бүлмәсе...

Шәһәрнең 66нчы янгын сүндерү частенә ДПС хезмәткәреннән ял көне, 24 февральдә кич белән шәһәрдә Октябрьская урамындагы йорт януы турында хәбәр килә.
Дежур караул хәбәр килгән урынга килә, анда аларны йорт хуҗасы каршы ала. Йорттан бик көчле төтен чыга торган булган, хуҗа әйтүенчә, эчке якта беркем дә юк. Йортның аш бүлмәсе һәм кунак бүлмәсе тулысынча янып бетә.
Янгын сүндерүчеләр лениногорскилыларны электр приборлары белән сак эш итәргә чакыра, мичләрне караучысыз калдырмаска куша.
Андрей Галилеев, янгын күзәтчелеге инспекторы
фото:https://yandex.ru/images/search?p

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев