Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Мөэмин-Каратайлылар солдат хатлары укыды (ФОТОЛАР)

Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортына төрле яшьтәге авылдашлар җыелды. Авыл башлыгы Әнисә Ханнанова ир затыннан булган барча авылдашларны бәйрәм белән тәбрикләде, бүгенге көндә Ватан сагында торучы дүрт егетебезгә уңышлар, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Кичәдә армиядәге егетләрнең тормышы яктыртылды, балачак, мәктәпкә, военкоматка чакырылганчы узган елларын да барладык. 23 февральгә багышлап язган хатларын...

Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортына төрле яшьтәге авылдашлар җыелды. Авыл башлыгы Әнисә Ханнанова ир затыннан булган барча авылдашларны бәйрәм белән тәбрикләде, бүгенге көндә Ватан сагында торучы дүрт егетебезгә уңышлар, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Кичәдә армиядәге егетләрнең тормышы яктыртылды, балачак, мәктәпкә, военкоматка чакырылганчы узган елларын да барладык. 23 февральгә багышлап язган хатларын да укыдык.
Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәмне алып баручыларның берсе буларак, егетләребезнең туган якка багышланган хатлары күңелне кузгатты, горурлык хисләре уятты.
Таһир Шәмсуаров
Егетләр хатларында ни язган соң? Болар хакында "Заман сулышы"ның җомга санында укып белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев