26 июль 2015 яңалыклары
-
Велосипедыңны урлатмас өчен нишләргә? Берничә киңәш...
Җәй айларында күп кеше велосипедта йөрергә ярата. Шул ук вакытта, велосипедларны урлау очраклары да ешая. Сүз уңаеннан, быелның 6 ае эчендә генә дә 6 велосипед урлау очрагы теркәлгән. Шуңа, аны кулыгыздан ычкындырмагыз. Лениногорск шәһәре Эчке эшләр бүлеге ата-аналарга һәм балаларга велосипедларын караусыз калдырмаска киңәш итүен дәвам итә. Мәсәлән, берничә киңәш:...
-
27 ИЮЛЬ – 2 АВГУСТКА ЙОЛДЫЗНАМӘ
КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атна сезнең өчен авыррак үтәр. Әгәр дә планнарыгыз бар икән, киләчәге аңлаешсыз булса да, алардан баш тартмагыз. Каршылык күрсәтүчеләр дә булыр, тик сынаулардан лаеклы чыгарсыз, чөнки барлык дөреслек сезнең кулда. Эмоцияләргә бирелмәгез, бар эшне акыл белән эшләгез. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атна күченешләр белән бай булыр. Эшегездә игьтибарлырак...
-
Елмаеп алыйк! Мәзәкләр...
Директор яңа эшкә алынучыга: - Әлегә без сезгә сигез мең сум хезмәт хакы түләрбез. Ә берничә айдан арттырырбыз. - Бик яхшы. Алайса мин соңрак килермен. Гаишник блондинкага: - Нигә туктамадыгыз? - Курыктым, таягыгыз бик озын иде. - Ул таяк түгел, ә шлагбаум. Ир белән хатын кич белән диванга утырып телевизордан...
-
Авыл хатыны булып карагыз
«Заман сулышы» газетының бер санында "Авыл хатынының бер иртәсе" мәкаләсе басылып чыккан иде. Лия сеңелем бөтен нечкәлекләрен язса да, телгә алмый калган эшләре дә бар әле авыл хатынының. Ирне эшкә озатасы, каникулда булу сәбәпле йоклап калган балаларга ашарга әзерләп калдырасы бар. Сөтне аертып өлгермәгән көннәрдә район үзәгенә илтүче сөт җыючыга...
-
Ике яшьлек бала суга батып үлгән
24 июль көнне көндезге сәгатьләрдә Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында ике яшьлек бала суга батып үлгән. Хәзерге вакытта әлеге хәл ачыклана. Әти-әниләр! Балаларыгызга күз-колак булыгыз! Җәйнең тагын бер ае калып бара, сулыклар янына балаларны ялгыз җибәрмәгез.
-
Лениногорскида В гепатиты белән авыручылар 150гә җитте
Бүгенге көндә безнең шәһәр һәм районда В гепатиты белән авыручы 150 кеше исәптә тора. Аларның 27 проценттан артыграгын 30 - 39 яшьлекләр тәшкил итә. В гепатиты - инфекцион авыру, ул бавырны зарарлый, хроник формага күчкәндә бавыр циррозына һәм ракка әйләнергә мөмкин. Организм әлеге вирус белән зарарланганнан соң авыру билгеләре барлыкка...