Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Елмаеп алыйк! Мәзәкләр

Бер ир берничә айга сузылган командировкадан кайтып төшә. Кесәсендә акчасы күп, хатынын кафега чакыра. Болар шактый гына утыралар, исерешәләр. Кафедан чыгып барганда ир: - Әйдә, сиңа кайтабыз! Хатыны: - Син нәрсә! Кичә ирем кайтып төште! Суд бара. Хөкемдар сорый: - Гражданка Вәлиева, сез ничек ирегезгә чәйнек белән суга алдыгыз? Бер...

Бер ир берничә айга сузылган командировкадан кайтып төшә. Кесәсендә акчасы күп, хатынын кафега чакыра. Болар шактый гына утыралар, исерешәләр. Кафедан чыгып барганда ир:
- Әйдә, сиңа кайтабыз!
Хатыны:
- Син нәрсә! Кичә ирем кайтып төште!
Суд бара. Хөкемдар сорый:
- Гражданка Вәлиева, сез ничек ирегезгә чәйнек белән суга алдыгыз? Бер дә кызганмадыгызмы?
- Кызгандым инде, бигрәк әйбәт, яңа, ялтыравыклы, сызгыра да иде чәйнегем...
25 ел торган ир белән хатын сөйләшә:
- Эх, беренче очрашуны кире кайтарырга иде!
- Нишләр идең?
- Очрашуга килмәс идем.
Ире кич белән өйгә кайтып керсә, бала кәкәйгә каткан
памперста йөри, кәстрүлнең капкачы белән шап та шоп дөмбәсли, шкафларның бөтен ишекләре ачык, тартмалардан бөтен әйберләр идәнгә чәчелгән, кухня манный боткасына баткан, ашарга пешерелмәгән, суыткыч буш, ә хатыны телевизор карап утыра.
Ире:
- Бу... Бу нәрсә дигән сүз?!
Хатыны:
- Кадерлем, син эштән кайткач һәр көнне гаҗәпләнәсең бит, әйеме? «Ничек инде ардың?
Син көне буе берни эшләмисең бит!» - дисең. Менә бүген
мин, чыннан да, берни дә эшләмәдем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәзәкләр