Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Лениногорскида В гепатиты белән авыручылар 150гә җитте

Бүгенге көндә безнең шәһәр һәм районда В гепатиты белән авыручы 150 кеше исәптә тора. Аларның 27 проценттан артыграгын 30 - 39 яшьлекләр тәшкил итә. В гепатиты - инфекцион авыру, ул бавырны зарарлый, хроник формага күчкәндә бавыр циррозына һәм ракка әйләнергә мөмкин. Организм әлеге вирус белән зарарланганнан соң авыру билгеләре барлыкка...

Бүгенге көндә безнең шәһәр һәм районда В гепатиты белән авыручы 150 кеше исәптә тора. Аларның 27 проценттан артыграгын 30 - 39 яшьлекләр тәшкил итә.
В гепатиты - инфекцион авыру, ул бавырны зарарлый, хроник формага күчкәндә бавыр циррозына һәм ракка әйләнергә мөмкин. Организм әлеге вирус белән зарарланганнан соң авыру билгеләре барлыкка килгәнче, 50-180 көннәр уза. Ул еш кына температура күтәрелүдән башланып китә, шулай ук хәлсезлек, буыннар авырту, күңел болгану күзәтелә. Бавыр һәм талак зураерга, сидек каралырга мөмкин. Гепатит зарарланган тән катламы, селәгәй аша, инфекцияләнгән кан эләккәндә йога.
Аңлашылгандыр, бу - куркыныч авыру, бер уйламаганда иярергә мөмкин, шуңа түбәндәге киңәшләргә игътибар итегез:
- Биологик сыеклыклар, башка кеше канына тотынудан сак булыгыз
- Чит кешеләрнең теш щеткасы, кырыну станокларыннан, тырнак кисә торган кайчыларыннан файдаланмагыз
- Пирсинг һәм татуировкалар ясатмагыз, стериль булмаган приборлар белән маникюр, педикюр ясату да киңәш ителми
- Еш кына гепатитның ничек иярүе билгесез булып кала, шуңа вакцинация ясатыгыз.
Рамилә Мөхәммәдеева,
табиб-эпидемиолог

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гепатит В