27 апрель 2020 яңалыклары
-
Салым декларацияләрен тапшыру өч айга чигерелә
Салым декларацияләрен тапшыру өч айга чигерелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында онлайн узган матбугат конференциясендә Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.
-
Лениногорскида коронавирусның яңа очрагы ачыкланды
Татарстан Республикасында коронавирус йогышының 70 яңа очрагы расланды. Лениногорскида коронавирусның яңа очрагы ачыкланды.
-
Татарстанда планның өчтән бер өлешен тәшкил иткән торак файдалануга тапшырылган
24 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда ел башыннан 887,1 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 29,8 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте, дип җиткерә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
-
Россия Премьер-министры ташламалы ипотека программасын раслады
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 6,5 процентлы еллык ставка белән ташламалы ипотека программасын раслады. Карар Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында чыкты.
-
Лениногорскилыларны талпан тешләгән
Быел Лениногорск районында талпан тешләү очрагы 16 апрельдә теркәлде.
-
ТАССРның 100 еллыгына багышланган рәсем бәйгесе игълан ителде
23 апрельдән 5 майга кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар рәсем конкурсында катнаша ала. Тәкъдим ителгән эшләр Бөек Ватан сугышында Җиңү көне, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы тематикасын табигать мохитенә бәйләп чагылдырырга тиеш. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Яңа йолдызнамә яңа атна өчен
Кучкар Бер-берсенә охшаган моңсу, соры көннәр туйдырдымы? Яңа эмоцияләр, тойгылар көтәсезме? Алайса, диваннан торып эшкә тотынырга вакыт! Барысы да сезнең кулларда һәм бары тик сез кабул иткән карарлардан тора. Үз вазыйфаларыгызга җаваплы карагыз.