Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа йолдызнамә яңа атна өчен

Кучкар Бер-берсенә охшаган моңсу, соры көннәр туйдырдымы? Яңа эмоцияләр, тойгылар көтәсезме? Алайса, диваннан торып эшкә тотынырга вакыт! Барысы да сезнең кулларда һәм бары тик сез кабул иткән карарлардан тора. Үз вазыйфаларыгызга җаваплы карагыз.


Үгезбозау
Ничек дөрес дип уйласагыз, шулай эшләгез. Ул вакытта атнагыз кызыклы һәм күптөрле вакыйгаларга бай булачак. Кайбер үгезбозауларның яңа тәэсирләр артыннан куасы килер, ләкин ашыкмагыз, ял көннәренә кадәр көтегез. Ә аңарчы бизнес партнерлар белән мөнәсәбәтләрне көйләгез. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрне яхшы контрактлар көтә.


Игезәк
Коллектив эшчәнлегендә активрак булыгыз. Сезнең энергиягез, омтылышыгызны җитәкчелек һәм эшлекле партнерлар күреп, югары бәяличәк. Финанс ягы бу вакыт аралыгында ныгыячак. Шулай ук спонсорлык ярдәменә дә өметләнергә була. Сезнең идеялар рекламага мохтаҗ түгел, шуңа да сезнең белән хезмәттәшлек итәргә теләүчеләр дә табылыр.


Кысла
Сезне бай һәм кызыклы вакыт көтә, ләкин йолдызларның сезгә шарты бар. Шикле финанс операцияләрендә катнашырга ашыкмагыз, авантюралы танышларыгыз белән аралашуны чикләгез. артык масаймавыгыз яхшырак. Атнаның икенче яртысы романтик рухлы булыр.


 Арыслан
Куйган максатларыгыз турында онытмагыз һәм бәйләнгеч хезмәттәшләрегез, танышларыгызның үтенечләрен кире кагарга өйрәнегез. Атна буе сез иҗат өлкәсе белән мавыгырсыз, ә менә чәршәмбе көн отышлы килешүләр, өметле контрактларга бай булачак. Пәнҗешәмбе эшлекле партнерларыгызның ярдәменә ышана аласыз.  


Кыз
Бу көннәрдә сезгә көчегезне туплап, үзегезнең алмаштыргысыз булуыгызны дәлилләргә кирәк булачак. Дүшәмбе көнне җитәкчелек сезне үзенә чакырып алачак – бер нәрсәдән дә курыкмагыз, үз-үзегезгә ышаныгыз. Сишәмбе көнне контракт һәм килешүләргә кул куя аласыз – кертемнәр бик тә нәтиҗәле булыр. Чәршәмбе көнне бераз тын алырга да була.


 Үлчәү
Энергия һәм оптимизм сездә ташып тора. Бу вакыт аралыгы сезнең өчен уңайлы булачак, ләкин энергияне суыра торган кешеләрдән ераграк йөрегез. Атна башы финанс ягыннан отышлы булачак, шулай да бу акчаны уңга-сулга таратырга кирәк дигән сүз түгел. Бурычларыгыз һәм кредитларыгыз белән эшне бетерсәгез әйбәтрәк булыр.


Чаян
Акчаны кысып кына тотарга өйрәнегез, финанс хәле тотрыклы түгел, көтелмәгән чыгымнар килеп чыгуы да бар. Сишәмбе көнне көнкүреш мәшәгатьләренә багышласагыз була. Ә чәршәмбе килешүләр, эшлекле сөйләшүләр өчен уңайлы булачак. Җомга көнне кая да булса барудан баш тартыгыз.  Шәхси тормышта бар да тәртиптә.


Укчы
Эмоциональ дулкынланулар кайвакыт бик тә кирәк, ләкин бу кадәр күләмдә түгел. Бу вакыт аралыгында тынычланырга, вак-төяк ызгышларга игътибар итмәскә кирәк булыр. Финансларыгыз белән дөрес кулланырга өйрәнегез, акчагызны уйламыйча кулланудан ераграк торыгыз. Гаилә проблемаларын хәл итүне атна ахырынарак калдырыгыз.


Кәҗәмөгез
Яңа тәҗрибә туплауга ачык булыгыз, бу атна уку өчен бик тә уңайлы булачак. Квалификацияне күтәрү, тренинг, семинарларда катнашу өчен кулай вакыт.  Шулай ук финанс проблемаларын хәл итү дә файдалы булыр. Идеяләрегез тормышка ашачак, ләкин шикле тәкъдимнәрдән ераграк йөрегез, таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз.


Сукояр
Башка кешеләрнең проблемалары белән башыгызны катырмагыз, үзегезнең мәшәкатьләр дә буа буарлык. Атна башында эштә тикшерүләр булуы бар. Бөтен процессны сезгә алып барырга туры киләчәк. Кайгырырга урын юк, киресенчә, шатланыр өчен сәбәпләр туачак. Ялларны иҗади планнарны тормышка ашыруга багышлагыз.


Балык
Хисләргә бирелмичә, аек акыл белән эшләргә кирәк булачак. Сезне җиңел булмаган, ләкин бай атна көтә. Дүшәмбе көнне отышлы финанс кертемнәре турында уйлагыз, бәлкем акча ягын яхшыру мөмкинлеге туар.  Партнерлар белән аралашканда тыйнаклыгыгызны бетереп, аларга үз планнарыгыз турында кыю сөйли аласыз.  Ялларны дусларыгыз белән аралашып уздырыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев