ТАССРның 100 еллыгына багышланган рәсем бәйгесе игълан ителде
23 апрельдән 5 майга кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар рәсем конкурсында катнаша ала. Тәкъдим ителгән эшләр Бөек Ватан сугышында Җиңү көне, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы тематикасын табигать мохитенә бәйләп чагылдырырга тиеш. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Оештыручылар башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм бизәлешен, иҗади якын килүне, тәкъдим ителгән эшләрнең дүрт яшь категориясендә конкурс тематикасына туры килүен бәяләячәк.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ясаган рәсемнәрне E.Veretennikova@tatar.ru электрон почтасына җибәрә, 1-4 нче сыйныф укучылары — Anastasia.Merdyukova@tatar.ru, 5-8 нче сыйныф укучылары — Anisa.Mannapova@tatar.ru, 9-11 нче сыйныфлар — Olga.Artemeva1@tatar.ru.
Хат темасына «Рәсем конкурсына», хатның үзендә катнашучының исем-фамилиясен, уку учреждениесенең исемен һәм сыйныфын күрсәтергә кирәк. Бер катнашучыдан бары тик бер генә эш кабул ителә.
Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк, калган катнашучылар сертификатлар алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев