Россия Премьер-министры ташламалы ипотека программасын раслады
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 6,5 процентлы еллык ставка белән ташламалы ипотека программасын раслады. Карар Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында чыкты.
Ташламалы ипотека 1 ноябрьгә кадәр гамәлдә булачак, әмма ставкасы кредитның бөтен вакыты дәвамында акланачак.
Программа Мәскәү һәм Санкт-Петербургта 8 млн, төбәкләрдә 3 млн сумга кадәр торак кредитлары өчен каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев