28 август 2012 яңалыклары
-
Шулай да булгалый...
Машина йөртү хокукына ия булу, ягъни права алу белән бәйле үзем белгән мәзәк хәлләрне газет укучыларга да җиткерәсе иттем. Кулларын гына алыштырган Берәүнең шофер булырга бик укыйсы килә. Комиссия үтәргә була, иң алдан күз врачына керә бу. Табиб моның күзен тикшерә, ерактан хәрефләр укыта. Ул барысын да укып бара. Карточкасын...
-
Сәламәт яшәү рәвеше өчен
"Яшьлек" стадионында "Лениногорскгаз" идарәсенең чираттагы җәйге спартакиадасы үтте. Анда Аксубай, Чирмешән һәм Лениногорск газчылары катнашты. Спортчыларны сәламләргә идарә начальнигы Әнәс Вәлиев килгән иде. - Әлеге спартакиада физкультурачылар көненә багышлана. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүче билгеләнеп, "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте спартакиадасында катнашу хокукына ия булачак,- диде ул, барысына да уңышлар һәм җиңү...
-
Игътибар, мошенниклар!
Карелия Республикасы территориясендә быел берничә алдау очрагы теркәлгән. Өлкәннәр фатирына бер яшь кеше кереп, үзенең башка шәһәрдән булуы, начальнигының туе яздырылган видеокассетаны югалту турында әйтә. Шәһәрдә видеокассета югалуы турында игълан таратылачагы, табылган очракта нәкъ шушы йорт хуҗасына китерәчәкләре хакында аңлатып, кәгазьгә кәрәзле телефон номерын яза һәм тапкан кеше шушы номерга...
-
Коррупцияне юк итү – төп максат
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагысы шушы көннәрдә хакимияттә үтте. Аңа шәһәр мэры, комиссия рәисе Рәгать Хөсәенов җитәкчелек итте. Узган ел Лениногорск муниципаль районында хокук саклау органнары тарафыннан коррупция буенча 7 җинаять эше тикшерелгән. Ришвәт алу һәм бирү белән беррәттән, кайберәүләр эштәге дәрәҗәләрен кулланып, мошенниклык та кыла. Аларга карата саллы гына...
-
Проблемалар үзгәрми
Татарстанда "Халык контроле" порталының эшли башлавына 3 ай тулды. Теләгән һәр кеше шәһәр яки авыл белән бәйле проблемалар турында хәбәр калдыра ала. Бүгенге көндә Лениногорск муниципаль районыннан серверга 43 заявка җибәрелгән. Күпчелек гаризалар юлларның начар булуы хакында. Ул баш бәласе - мәңгелек борчу-проблемадыр инде. Мәсәлән, үзен "житель города" дип таныштыручы...
-
Полиция көндәлеге
(18 - 24 август) Әлеге аралыкта шәһәр һәм районда 10 җинаять теркәлгән. Муеныннан тартып алган 18 августта 11.00 сәгатьтә дежур частенда кеше талау очрагы буенча гариза теркәлгән. 17сендә билгесез затлар Ленинград урамы, 49 нчы йорт янында бер хатын-кызның муеныннан алтын муенсасын тартып ала. Зыян 7 мең 940 сум. Оператив-тикшерү төркеме...
-
Көпә-көндез урлыйлар
Узган атнада билгесез затлар тарафыннан машина урлап китүнең ике очрагы теркәлгән. 22 августта 16.00 сәгатьтә Краснокамская урамы, 3 нче йорт ишегалдыннан "ВАЗ-21108" автомобиле юкка чыкса, 23ендә 17.00 сәгатьтә торган җиреннән "УАЗ-452" автомобиле "аяклана". Хокук сакчылары оператив рәвештә машина каракларын тоткарлаган. Аларга карата җинаять эше кузгатылган.
-
Флаг көне
Дәүләт флагы көне уңаеннан, шәһәребезнең Үзәк мәйданында бәйрәм үтте. Аны "Бердәм Россия" партиясенең Лениногорск бүлекчәсе һәм оешма-предприятие вәкилләре катнашындагы митинг ачып җибәрде. Мәдәният сарае үзешчәннәре бәйрәм карарга җыелган халыкны матур чыгышы белән шатландырды. Бәйрәм истәлеге итеп, яшь гвардиячеләр тамашачыларга тасмалар өләште. Дәүләт флагы белән бизәлгән машиналарның шәһәребез урамы буйлап "сәяхәт...
-
Эшсезләр өчен ярминкә
Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр һәм эшләргә теләк белдерүчеләр өчен ярминкә узды. Анда 28 эш бирүче оешма-предприятие катнашты. 150ләп вакансия арасында ир-атлар өчен машина йөртүче, токарь, слесарь, бораулаучы, электр белән эретеп ябыштыручы, сатучы һәм аш пешерүче иң популярлардан санала. Шәһәребез предприятиеләре, моннан тыш, җыештыручы, аш пешерүче, ашханә хезмәтчәне, тәрбияче кебек...
-
1 сентябрьдә – Универсиада дәресе
Татарстан Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, республика белем бирү йортларында 1 сентябрьдә бердәм Универсиада дәресе уздырачаклар. I сыйныфка баручы балаларга Дәүләт автомобиль инспекциясе тарафыннан яктылык чагылдыручы беләзекләр тапшырылачак. Әлеге гамәл "Игътибар - балалар!" акциясе кысаларында башкарыла.
-
Кыр эшләре көндәлеге
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 28 августка алынган мәгълүмат буенча, уҗым культуралары 6 мең гектарда чәчелгән. Бу эш барлык мәйданның 57 процентында башкарылган дигән сүз. Шул исәптән арыш - 4 мең 400 гектарда, бодай - 1 мең 600 гектарда чәчелгән. 14 мең 300 гектарда туфрак эшкәртелгән (планда - 47 мең...
-
Терроризмга каршы – бергәләп
Шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе үтте. Анда хокук саклау органнары, шәһәребезнең җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм руханилар катнашты. "Лениногорск муниципаль районында дини терроризмга каршы чаралар һәм профилактика" мәсьәләсе сессиянең төп темасы иде. Доклад белән полиция начальнигы вазифаларын башкаручы Алмаз Юнысов чыгыш ясады. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Казандагы 19 июль вакыйгаларына...
-
Дәресләр беткәч тә – мәктәптә
Соңгы елларда ата-аналар, мәктәпләр үзләре дә БДИ турында сөйләп, шул хакта гына кайгырта башладылар. Ә бит бала өчен дәрестән соң булган вакыт та мөһим. Төрле түгәрәкләр эшчәнлеге гөрләп тормаса, укучының мәктәпкә карата кызыксынуы да кимергә мөмкин. Быел әнә шуңа басым ясаячаклар. Мәдәният сараенда узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе дә "Дәрестән...