Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игътибар, мошенниклар!

Карелия Республикасы территориясендә быел берничә алдау очрагы теркәлгән. Өлкәннәр фатирына бер яшь кеше кереп, үзенең башка шәһәрдән булуы, начальнигының туе яздырылган видеокассетаны югалту турында әйтә. Шәһәрдә видеокассета югалуы турында игълан таратылачагы, табылган очракта нәкъ шушы йорт хуҗасына китерәчәкләре хакында аңлатып, кәгазьгә кәрәзле телефон номерын яза һәм тапкан кеше шушы номерга...

Карелия Республикасы территориясендә быел берничә алдау очрагы теркәлгән.


Өлкәннәр фатирына бер яшь кеше кереп, үзенең башка шәһәрдән булуы, начальнигының туе яздырылган видеокассетаны югалту турында әйтә. Шәһәрдә видеокассета югалуы турында игълан таратылачагы, табылган очракта нәкъ шушы йорт хуҗасына китерәчәкләре хакында аңлатып, кәгазьгә кәрәзле телефон номерын яза һәм тапкан кеше шушы номерга шалтыратсын дип, калдырып китә. Берникадәр вакыттан соң, алдакчы "корбаны"на икенче бер ир-ат килеп, видеокассета табу турында хәбәр итә. Кәгазьдә язып калдырылган номерга шалтыратып кассетаның табылуын әйтәләр. Алдакчы 15 мең акча сорый, кичен 30 мең сум итеп бирәчәген әйтә. Кассетаны калдырып, акчаны алып икенче ир-ат та эзсез югала.
Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлек хезмәткәрләре шәһәр һәм район халкын сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Теләсә кем мондый төр мошенник корбаны була ала.
Әгәр дә сез алдакчы капкынына эләккәнсез яки алдау очрагы шаһите булгансыз икән, кичекмәстән 02, 2-72-20 телефоны буенча полициягә хәбәр итәргә кирәк.
«Ышаныч телефоны»
Шәһәрдә хокук саклау органнарының «Ышаныч телефоны» эшли.
Лениногорск районының Татарстан Республикасы буенча РФ Федераль куркынычсызлык идарәсе бүлекчәсенә - 5-12-68; Эчке эшләр министрлыгына - 8 (843) 291-2002; 02; коткару хезмәтенә - 5-12-90 номерлары белән шалтыратып, наркомания, наркопритоннар, коррупция, конфессияара һәм милләтара ыгы-зыгы, тәртип бозу һәм башка җинаятьләр турында хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенник