Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Коррупцияне юк итү – төп максат

Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагысы шушы көннәрдә хакимияттә үтте. Аңа шәһәр мэры, комиссия рәисе Рәгать Хөсәенов җитәкчелек итте. Узган ел Лениногорск муниципаль районында хокук саклау органнары тарафыннан коррупция буенча 7 җинаять эше тикшерелгән. Ришвәт алу һәм бирү белән беррәттән, кайберәүләр эштәге дәрәҗәләрен кулланып, мошенниклык та кыла. Аларга карата саллы гына...

Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагысы шушы көннәрдә хакимияттә үтте. Аңа шәһәр мэры, комиссия рәисе Рәгать Хөсәенов җитәкчелек итте.


Узган ел Лениногорск муниципаль районында хокук саклау органнары тарафыннан коррупция буенча 7 җинаять эше тикшерелгән. Ришвәт алу һәм бирү белән беррәттән, кайберәүләр эштәге дәрәҗәләрен кулланып, мошенниклык та кыла. Аларга карата саллы гына штрафлар бирелгән. Бер ришвәтче өч елга үз вазифасын башкару хокукыннан мәхрүм ителгән. Быел ришвәт алган ике кешегә карата җинаять эшен тикшерү әле дә булса дәвам итә.
Шәһәр прокуроры Петр Гринь хокук сакчыларының быелның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы көрәш буенча башкарган эшләренә тукталды.
Массакүләм мәгълүмат чараларында, Интернет челтәрендәге мәгълүмат белән оештыру бүлеге начальнигы Марат Якупов таныштырды. Ул районыбызга кагылышлы коррупция очракларының республика басмаларында басылган булуы турында әйтте.
Киңәшмәне йомгаклап, комиссия әгъзалары коррупциягә каршы көрәш буенча эш планы раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция

2
X