29 декабрь 2017 яңалыклары
-
Язучы-шагыйрә Рәмзия Габделхаковадан Яңа ел теләкләре
Яңа ел теләге Яңа ел килә ак карлар, Яңа яз, җәйләр белән. Рәхим ит, түрдән уз әйдә, Яхшы хәбәрләр белән! Кышларың ак карлы булсын, Җәйләр җылы, кояшлы. Артык булмас, мулдан өләш Бәхет, шатлык, уңышны! Алып кил син һәр кешегә Бары тик якты көннәр! Тынычлык булсын дөньяда, Имин яшәсен илләр! Рәмзия...
-
«Оливье»ны ничек дөрес ясарга?
Француз салаты «Оливье»ның барлыкка килүенә 150 елдан артык вакыт узып китсә дә, ул бүген дә яңа ел табынында - алыштыргысыз ризык. Халык телендә аны «Кышкы салат» дип тә йөртәләр. Татар төбәкара ветеринария лабораториясе белгече Энҗе ГАФУРОВА укучыларыбызга салатка кирәкле ингридиентларны сайлауда киңәшләрен бирде. Колбаса, ит Иң кулае - «Докторская» колбасасы....
-
Синоптиклар елның соңгы ике көненә һава торышы буенча фаразларын җиткерде
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе елның соңгы ике көненә һава торышы буенча фаразларын җиткерде. 30 декабрьдә болытлы һава, урыны белән җепшек кар һәм пыскак яңгыр явуы көтелә. Кайбер районнарда томан тәшәчәк. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил. Төнлә иң түбән температура -2 градус булса, көндез иң югары температура +2 градус тәшкил...
-
Иске Шөгер халкын бәйрәмгә чакыралар
-
Лениногорск – Әлмәт юлында авария булган
5 нче модель "Лада" автомобиленең «Шевроле Авео» белән бәрелешүе аркасында хатын-кыз һәм аның 4 яшьлек кызы зыян күргән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәллләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Юл һәлакәте Лениногорск - Әлмәт юлының 15 нче чакрымында булган. Әлмәт районындагы юл һәлакәте турында хәбәр...
-
Лениногорскида Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә (ФОТОЛАР)
Бүген Кутузов урамы 22нче йорт ишегалды шау-гөр килде. Анда чыршы бәйрәме узды. Аны 7нче ТОСС "ОНИКС" җәмгыяте белән берлектә әзерләде. Бәйрәм чарасын балалар да, өлкәннәр дә яратып кабул итте. Кунакка мәктәп каршында эшләүче кышка лагерьга йөрүче балалар да килгән иде. Әкияти тамашаны 11нче гимназиянең "Айсылу" балалар театры әзерләгән иде.
-
Татарстанда томан көтелә
30 декабрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. http://tatar-inform.tatar
-
Лениногорск спортчыларына премия тапшырдылар
Республиканың иң яхшы спортчыларына премияләр тапшырылды, алар арасында лениногорскилылар Логинов Александр (ЛНТ) һәм Галиев Нияз (ЛНТ) да бар. Республикада физик культура һәм яшүсмерләр спорты үсешенә зур өлеш керткән Герасимов Николай Васильевича бүләк тапшырылды. Александр Логиновка чаңгыда трамплиннан сикерү буенча спорт мастеры һәм Данил Садриевка спорт мастерына кандидат таныклыгы тапшырылды.
-
Лениногорскилыларга гыйнвар аена намаз вакыты
-
Лениногорскиның "Братва" бандасы башлыгын 21 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр
К 21 году колонии строгого режима приговорил суд Максима Ионова из Лениногорска, создавшего группировку «Братва», участники которой убивали людей, передает пресс-служба прокуратуры РТ. В деле фигурируют 15 участников банды. Ее в 2012 году организовал 33-летний Ионов. До 2014-го «Братва» нападала на простых людей и участников противоборствующей им группировки «Спортсмены», чтобы...
-
Илсөя Бәдретдинова: «Узып баручы бу елны сызып атасым, онытасым килә»
"Минем узып баручы бу елны сызып атасым, онытасым килә. Татар дөньясына ул бик күп югалтулар алып килде. 2017 ел минем ел иде югыйсә, Әтәч елында туганмын. Әллә былтыр яңа елны авырып каршылаганга, уңыш, сөенечләр вәгъдә иткән ел киресенчә булды", - ди җырчы Илсөя Бәдретдинова. Шөкер, улым исән-сау. Концертларыбыз гөрли. Быел...
-
Лениногорскида ТОСлар чыршы бәйрәме үткәрә (фотолар)
Кичә, 28 декабрьдә,10 нчы ТОС "Арго" җәмгыяте белән берлектә балалар өчен бәйрәм оештырды. Ул Куйбышева урамы, 46 нчы йорт ишегалдында узды. Рәйсә Вәлиева фотолары
-
Керкәледә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды (ФОТОЛАР)
Яңа елга керергә санаулы көннәр калганда, районыбызның Керкәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Керкәлеләрне шатлыклары белән котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Аның әйтүенчә, республика программалары ярдәмендә районыбызда яңа объектлар сафка баса. Менә Керкәледә - чираттагысы, ди ул. Бина озак еллар авыл халкына игелекле хезмәт итүен теләде. Авыл халкына авыл...
-
Тимәштә яшәүче Нуриевларның Чаппи кушаматлы эт үзе белән сөйләшкәнне ярата (фотолар)
Эт елына аяк басабыз. Уңышлы, мул, барлык яктан да яхшы ел булачак, диләр. Эт кешенең иң тугры дусты шул, безне саклый, ярата. Аны эте булган кешедән дә яхшырак тасвирлаучы булмас, шуңа Тимәштә яшәүче Нуриевлар гаиләсенә юл тоттым. Гөлфия һәм Рамил Нуриевлар күп еллар шәһәрдә яшәгәннәр. Тик авылны якын итәләр, шуңа...
-
2017 елда Татарстанның 373 урамында юлларга таш түшәлде
2017 елда Татарсан Республикасы торак пунктларының 373 урамында таш җәю өчен 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Соңгы өч елда республикада барлыгы 900 чамасы чакрымга сузылган 2 меңнән артык урамга таш түшәлгән. Бу максатларга инвестицияләр 4 млрд сум...