«Оливье»ны ничек дөрес ясарга?
Француз салаты «Оливье»ның барлыкка килүенә 150 елдан артык вакыт узып китсә дә, ул бүген дә яңа ел табынында - алыштыргысыз ризык. Халык телендә аны «Кышкы салат» дип тә йөртәләр. Татар төбәкара ветеринария лабораториясе белгече Энҗе ГАФУРОВА укучыларыбызга салатка кирәкле ингридиентларны сайлауда киңәшләрен бирде. Колбаса, ит Иң кулае - «Докторская» колбасасы....
Француз салаты «Оливье»ның барлыкка килүенә 150 елдан артык вакыт узып китсә дә, ул бүген дә яңа ел табынында - алыштыргысыз ризык. Халык телендә аны «Кышкы салат» дип тә йөртәләр. Татар төбәкара ветеринария лабораториясе белгече Энҗе ГАФУРОВА укучыларыбызга салатка кирәкле ингридиентларны сайлауда киңәшләрен бирде.
Колбаса, ит
Иң кулае - «Докторская» колбасасы. Аның составында сыер ите булырга тиеш. Җете ал төстәге, ак тимгелле колбаса яхшы түгел. Казылыкта бармак белән басып караганнан соң эз калмаска, бармак батып китмәскә тиеш. Кискәч, су тамчылары саркып тормасын. Белгечләр салатны ит белән әзерләүгә өстенлек бирә. Иң яхшысы - бозау ите. Ит сатучының ветеринария сертификаты булуы шарт. Ит канлы, артык кызыл төстә булмаска тиеш. Салат өчен сеңерсез, майсызрак сырт итен сайларга киңәш ителә.
Бәрәңге, кишер
Шәмәхә төстәге бәрәңге салат өчен бик отышлы түгел. пешкәч, ул каралып китә. Артык ярмалысы да салатта тарала. Яшелчәләрне кабыгы белән пешерсәң яхшы. Кишерне сайлаганда, түгәрәк башлы, төз, уртача зурлыктагысына өстенлек бирегез. Нитратлы кишернең үзәге йомшарган, чери башлаган була.
Кыяр
Тозлы кыярга караганда, маринадланган корнишон дип аталган вак кыяр әйбәтрәк. Кыяр кетердәп торырга, каты булырга тиеш.
Яшел борчак
Консервланган яшел борчакны пыяла банкадагысын алсагыз, сыйфатын үзегез күреп чамалый аласыз.
Майонез
Майсыз, җиңелчә майонез әйбәт. Иң мөһиме: куллану вакыты чыкмаган, дөрес сакланган булырга тиеш. Сүз уңаеннан, майонезны зыянлы дияргә күнексәк тә, галимнәр раслаганча, майонез белән йөрәк-кан тамырлары авырулары арасында бәйлелек юк. Майонез тазарта дигәне дә шикле. Үсемлек майлары белән чагыштырганда, майонез артык калорияле түгел. Майонезның 100 граммында 600 ккал саналса, зәйтүн маенда ул 824 ккал икән.
«Оливье» турында өч факт
1. 1864 елда Россиядә атаклы аш-су остасы Льюсен Оливье үзенчәлекле салаты белән барысын да шаккатыра. Рецептны ул үлгәнче сер итеп саклый.
2. «Оливье» салатының беренче исеме «Киек кош итеннән майонез» дип аталган.
3. Чын француз «Оливье»сы өчен боҗыр ите (рябчик), бозау теле, бәрәңге, кысла, кыяр, кара уылдык, каперс үләне, бытбылдык йомыркасы кулланылган. Аш-су остасы майонезны да үзе әзерләгән.
(Мәгълүматларны табарга Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе hәм төбәкне өйрәнү институтында өлкән фәнни хезмәткәр, фәннәр кандидаты Фидәил Миниханов ярдәм итте.)
http://shahrikazan.com/news/yazmalar/oliveny-nichek-dres-yasarga
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев