Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Керкәледә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды (ФОТОЛАР)

Яңа елга керергә санаулы көннәр калганда, районыбызның Керкәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Керкәлеләрне шатлыклары белән котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Аның әйтүенчә, республика программалары ярдәмендә районыбызда яңа объектлар сафка баса. Менә Керкәледә - чираттагысы, ди ул. Бина озак еллар авыл халкына игелекле хезмәт итүен теләде. Авыл халкына авыл...

Яңа елга керергә санаулы көннәр калганда, районыбызның Керкәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Керкәлеләрне шатлыклары белән котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Аның әйтүенчә, республика программалары ярдәмендә районыбызда яңа объектлар сафка баса. Менә Керкәледә - чираттагысы, ди ул. Бина озак еллар авыл халкына игелекле хезмәт итүен теләде.
Авыл халкына авыл башлыгы Галия Шириязданова да үзенең котлауларын җиткерде. "Авыл үзәгендә, матурлыгы, төсе белән үзенә тартып тора", ди ул.
ФАП мөдире Румия Хафизова 35 елга якын хезмәтен башкара. "Бик озак көттек без бу бинаны. Иске медпунктта су юк иде, стенасы да ишелә башлады. Менә яңа бинага бик шатландык. Шартлар, уңайлыклар бар", ди ул.

Кызыл тасма киселгәч, барысы да эчке якка кереп карады, исән-сау эшләүләрен теләделәр.

Розалия Мостафина
Наилә Загидуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев