Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәштә яшәүче Нуриевларның Чаппи кушаматлы эт үзе белән сөйләшкәнне ярата (фотолар)

Эт елына аяк басабыз. Уңышлы, мул, барлык яктан да яхшы ел булачак, диләр. Эт кешенең иң тугры дусты шул, безне саклый, ярата. Аны эте булган кешедән дә яхшырак тасвирлаучы булмас, шуңа Тимәштә яшәүче Нуриевлар гаиләсенә юл тоттым. Гөлфия һәм Рамил Нуриевлар күп еллар шәһәрдә яшәгәннәр. Тик авылны якын итәләр, шуңа...

Эт елына аяк басабыз. Уңышлы, мул, барлык яктан да яхшы ел булачак, диләр. Эт кешенең иң тугры дусты шул, безне саклый, ярата. Аны эте булган кешедән дә яхшырак тасвирлаучы булмас, шуңа Тимәштә яшәүче Нуриевлар гаиләсенә юл тоттым.

Гөлфия һәм Рамил Нуриевлар күп еллар шәһәрдә яшәгәннәр. Тик авылны якын итәләр, шуңа Тимәш авылында үз йортларын булдыралар. Иң беренче итеп, эт алып җибәрәләр.

Йодрык кадәрле генә эт баласын туганнары Иске Иштирәк авылыннан алып кайтып бирә. Кечкенә кара эткә (ул хәзер дә әллә ни зур түгел) Чаппи дип кушалар.

- Үз йорты белән яшәгән кешегә эт асрау кирәк инде, ул үзенә күрә бер сакчы бит. Чаппи кечкенә генә булса да, аның тавышы көчле. Чит-ят кеше йортка якынрак килүгә үк тавыш бирә башлый. Тик үзе усал түгел - ди Гөлфия ханым.

Чаппи хуҗаларын иртән озатып калырга, кичен койрыгын болгый-болгый каршы алырга гадәтләнгән. Сыйпаганны, үзе белән сөйләшкәнне дә бик ярата икән. Аның күзләре дә түм-түгәрәк, шундый матур, юкка гына хуҗалары аңа күпчелек "яраткан алабаебыз" дип эндәшми. Ә менә ашауга килгәндә, Чаппи сайланырга ярата. Бик яраткан ризыгы-тавык башы. Аны хуҗалары махсус сатып алып әзерләп бирә.

- Өйдә көтүче булгач, кайтырга да күңелле шул. Ул - безнең гаилә әгъзасына әйләнде. Балалар да сагынып кайта, капкадан килеп керү белән уйнарга тотыналар. Телефоннан да гел аны сорашып торалар, - диләр.

Чаппи хуҗаларына ияреп йөрергә дә бик ярата. Җиләк җыярга, себеркегә барганда артларыннан бер калмыйча йөгерә, ди.

- Чаппи - безнең тугры дустыбыз. Тирә-юньдәге балаларның да бик ярата аны. Безнең эт янына махсус уйнарга керәләр, - ди хуҗалары.

Гөлфия ханым утыз еллар тирәсе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Шәһәребезнең 8нче, 18нче бакчаларында хезмәт куйган ул. Бүген Тимәш авылы җирлегендә - белгеч. Тормыш иптәше Рамил дә өч дистә елдан артык "Водоканал" ешмасында эшли. Ике уллары бар. Өлкәне Марат - гаиләле, Раил Мәскәүдә укый икән. Әле Аллаһы теләсә, якын арада онык та көтә алар. Уллары Марат гаиләсендә беренче оныклары тучак. Исән-сау, бәхетле бала булсын.

- Якынлашып килүче эт елы барчабызга да саулык-тазалык, уңышлар, тынычлык алып килсен, - дип тели Нуриевлар.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бәлки, сезнең дә яраткан этегез бардыр. Йорт хайваны белән бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле язмалар көтеп калабыз. 2018 елда да бергә булыйк, "Заман сулышы"н бергә укыйк.

Зилә Мөдәрисова тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев