30 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Татарстанда 65 мең шәхси хуҗалык субсидия алачак
(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Аяз Исмәгыйлов). Татарстанда савым сыер һәм кәҗә тоткан 65 мең шәхси хуҗалык бер тапкыр бирелә торган субсидия алачак. Бу сөткә сатып алу бәяләре төшү уңаеннан каралган чара. "Татар-информ"га бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җиткерде. "Татарстан Президенты тарафыннан бер тапкыр бирелә...
-
АВТОР-БАШКАРУЧЫ ФИРДҮС ТЯМАЕВ ТОРМЫШЫННАН КЫЗЫКЛЫ 12 ФАКТ
АВТОР-БАШКАРУЧЫ ФИРДҮС ТЯМАЕВ ТОРМЫШЫННАН КЫЗЫКЛЫ 12 ФАКТ 14 марта 2017 3437 карау 8 1. Фирдүс Тямаевның март башында «Уникс» концертлар залында 5 көн дәвамында барган концертларын 5,5 мең тамашачы карарга өлгерде (чагыштыру өчен: Мәскәүдәге Дәүләт Кремль сараеның тамаша залы 6 мең кешене сыйдыра). 2. Фирдүс - Нурлат районы Түбән Нурлат...
-
Лениногорск көрәшчеләре лаеклы чыгыш ясады
Бөгелмәдә грек-рим көрәше буенча бөтенроссия турниры үтте. Анда Бөгелмә, Әлмәт, ЗӘй, Белебея, Чистай, Урыссу, Октябрьск, Оренбург өлкәсе һәм Лениногорск көрәшчеләре катнашты. 3нче балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр лаеклы чыгыш ясады. Үз авырлыкларында турнир җиңүчеләре - Гимаев Данил, Пикалев Константин, Хайбрахманов Ильгинар. Өченче урында - Казыханов Абдулла, Митрофанов Никита, Стародубов...
-
БДИ ТАПШЫРУЧЫЛАР НИНДИ БУЛА?
Өстәлдәге китаплар өеме, репетиторларга йөрү, төнгә кадәр укып утыру… Болар барысы да 11нче сыйныф укучысының тормыш рәвешен аңлатып биргән сыйфатлар. БДИ тапшыручылар арасында да төрлесе була бит! Әйдә, синең кайсы төркемгә кергәнеңне ачыклап карыйк! БДИ тапшыручылар 3 типка бүленә: 1нче тип - «ничек барса, шулай бара». Әгәр синең әти-әниең югары...
-
Лениногорскилыларга файдалы киңәш: Аяк тирләгәннән - чәй содасы
Көннәр салкынайтып, җылырак аяк киеменә күчүгә, аяк тирләп интегүчеләр күбәя. Һәр өйдә дә булган чәй содасы бу мәшәкатьтән котылырга ярдәм итә. Бер стакан чәй содасын өй температурасында булган бер стакан суга салып болгатабыз. Аякларны алдан кер сабыны белән юарга кирәк. Әзер эремәне мамык ярдәмендә аякларга сөртәбез. Киҗе-мамык тукымадан булган оекбашларны...
-
Синоптиклар Татарстан халкын көчле җил турында кисәтә
Республикада урыны белән күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланачак, секундына 15-18 метрга кадәр өермәле көчле җил һәм буран көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда һава торышы шартлары бозылу турында кисәтә. Иртәгә, 31 гыйнварда төнлә һәм көндез республикада урыны белән күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланачак, секундына 15-18...
-
Шәһәрдәшебез Мәрхәбә әби Садыйковага 90 яшь тулды
Мәрхәбә Садыйковага 90 яшьлек юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты килде Тумышы белән Куакбаш авылыннан булган, бүгенге көндә Лениногорскида кызы Җәмилә янында яшәүче Мәрхәбә Галимҗан кызы Садыйкова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Мәрхәбә әби яшьлегендә бик күп авырлыклар күрсә дә, бүгенге көне шөкер итәрлек. Ике кызы, дүрт оныгы һәм биш...
-
ЭСТРАДА ЙОЛДЫЗЛАРЫНЫҢ ЯБЫГУ СЕРЛӘРЕ
Илсөя Бәдретдинова: "Мин бит махсус ябыкмадым: үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Хәзер тазарып киләм инде. Нык ябык чорда 48 килограмм идем, бүген - 54. 2016нчы елның җәендә бик каты авырдым. Күп вакыт ятактан да тора алмый яттым. Бик ябыктым. Ул вакытта күпләр: "Нинди диетада утырып, болай ябыктың?" - дип кызыксынды. Ябыгуның...
-
Лениногорск бакчачылары колагына: Нәрсәне кайчан чәчәбез?
Үсемекләр дөньясы өчен ай фазаларының әһәмияте гаять зур. Әйтик, ай тулырга бер көн кала, ай тулган һәм аннан соңгы беренче көндә үсемлекләргә кагылмавың хәерле - алар тетрәнү халәте кичерә. Тамыразыкларны - ай кимегән, ә уңыш җир өстендәге сабакта формалашкан яшелчәләрне ай үскән вакытта чәчү, кәлшәләрен шул чорда күчереп утырту отышлы....
-
Без нинди медицина хезмәтләреннән түләүсез файдаланырга хокуклы?
Газета укучылар сорауларына Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды (ТР ТММИФ) белгечләре җавап бирә. Диспансеризация, дигән булып, медицина үзәгеннән диспансеризацияне яшәү урыны буенча поликлиникада түгел, ә шәхси клиникада үтәргә тәкъдим итеп шалтыратканнар иде. Анда тикшеренү түләүле булып чыкты. Иминият компаниясе миңа тоткан акчаларымны кире кайтарыр микән? Роза Тынчерова, мәҗбүри...
-
40 градус суыкта бәкегә сикергән бабай интернетчыларда чак инфаркт ясамады (ВИДЕО)
Бу видео турында бүген олысы-кечесе бәхәсләшә. YouTube йолдызының исеме Федор бабай, ә вакыйга Казахстанда булган дип хәбәр итә ren.tv. Шаккаткыч видеоны караганда күлнең тирәнлеге 20 метр, ә тышта минус 40С° икәнен дә онытмагыз http://matbugat.ru/news/?id=21327 https://www.youtube.com/watch?time_continue=1&v=LvfvHSFnDyk
-
Россиядә 1 февральдән ташламалардан файдаланучыларга айлык түләүләр 2,5 процентка арта
Айлык акчалата компенсациянең барлык төрләренә түләү өчен гомуми чыгымнар 450,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. Россиядә 1 февральдән айлык акчалата түләү 2,5 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзерге вакытта әлеге акчаны федераль ташламалардан файдаланучы 15,4 миллионнан артык кеше ала. Алар арасында инвалидлар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан...
-
Лениногорск музеенда кунакка йөрешергә өйрәтәләр (ФОТОЛАР)
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда "Тарихка кагыл" дигән музей программасы кысаларында берсеннән-берсе кызыклы чаралар үтеп тора. Төрле милләтләр бер-берсе белән ничек аерыла. Дөрес: тел, кием, аш-су, гореф-гадәтләр белән. Бер милләт икенчесе турында күбрәк белсен өчен нишләргә кирәк. Дуслашырга, аралашырга һәм кунакка йөрешергә. Әнә шулай дип музей хезмәткәрләре үзләренә дәрескә килгән...
-
Татарстанда “Уңайлы мохит” программасы буенча 900 объект җайлаштырылган
2018 елда 25 объектта физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлыклар тудырылачак. 2018 елда Татарстанда 10 авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы төзеләчәк 2013 елдан Татарстанда 126 ветеринария клиникасы төзелгән 2018 елда Татарстанда 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланачак 2018 елда Татарстанда 42 мәдәният объектына капиталь ремонт ясалачак 2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь...
-
"Сандугач сайрар илем"дә яшь лениногоорскилыларның уңышы (фотолар)
"Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестиваленең "Вокал-соло" номинациясе буенча нефть төбәгенең яшь талантлары ярышты. "Җәлилнефть" идарәсенең сәламәтләндерү лагерена туксанга якын бала җыелды. Безнең лениногорскилылар катнашып, алдынгы урыннар алды. Кечкенәләр төркемендә Арина Долгова беренче урында, Булат Фәттахов икенче урында, Камилла Галимова өченче урынны алды. Зурлар төркемендә Азалия Мәгъсумова өченче урынга лаек...