Шәһәрдәшебез Мәрхәбә әби Садыйковага 90 яшь тулды
Мәрхәбә Садыйковага 90 яшьлек юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты килде Тумышы белән Куакбаш авылыннан булган, бүгенге көндә Лениногорскида кызы Җәмилә янында яшәүче Мәрхәбә Галимҗан кызы Садыйкова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Мәрхәбә әби яшьлегендә бик күп авырлыклар күрсә дә, бүгенге көне шөкер итәрлек. Ике кызы, дүрт оныгы һәм биш...
Мәрхәбә Садыйковага 90 яшьлек юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты килде
Тумышы белән Куакбаш авылыннан булган, бүгенге көндә Лениногорскида кызы Җәмилә янында яшәүче Мәрхәбә Галимҗан кызы Садыйкова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Мәрхәбә әби яшьлегендә бик күп авырлыклар күрсә дә, бүгенге көне шөкер итәрлек. Ике кызы, дүрт оныгы һәм биш оныкчыгының кадер-хөрмәтен тоеп яши.
Ул юбилее уңаеннан бик күп тәбрикләүләр алды. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Мәрхәбә әби янында булып, юбилярга Ил башлыгының Котлау хатын, җирле администрация исеменнән бүләк һәм чәчәк тапшырды. "Исток-Башлангыч" социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән дә хөрмәтләп килгәннәр. Барысы да тыл хезмәтчәненә исәнлек-саулык, тыныч һәм матур картлык теләде.
Зилә Мөдәррисова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев