Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорск музеенда кунакка йөрешергә өйрәтәләр (ФОТОЛАР)

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда "Тарихка кагыл" дигән музей программасы кысаларында берсеннән-берсе кызыклы чаралар үтеп тора. Төрле милләтләр бер-берсе белән ничек аерыла. Дөрес: тел, кием, аш-су, гореф-гадәтләр белән. Бер милләт икенчесе турында күбрәк белсен өчен нишләргә кирәк. Дуслашырга, аралашырга һәм кунакка йөрешергә. Әнә шулай дип музей хезмәткәрләре үзләренә дәрескә килгән...

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда "Тарихка кагыл" дигән музей программасы кысаларында берсеннән-берсе кызыклы чаралар үтеп тора.
Төрле милләтләр бер-берсе белән ничек аерыла. Дөрес: тел, кием, аш-су, гореф-гадәтләр белән. Бер милләт икенчесе турында күбрәк белсен өчен нишләргә кирәк. Дуслашырга, аралашырга һәм кунакка йөрешергә. Әнә шулай дип музей хезмәткәрләре үзләренә дәрескә килгән укучыларны каршы ала.
Музейга 5нче мәктәпнең 4Б сыйныфы укучылары килде. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге класс музей дәресләренә кызыксынып йөри.
Бу көнне алар кунак каршы алуның традицияләре, этикет кагыйдәләре белән танышты.
Фотолар туган якны өйрәнү музееннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев