Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

АВТОР-БАШКАРУЧЫ ФИРДҮС ТЯМАЕВ ТОРМЫШЫННАН КЫЗЫКЛЫ 12 ФАКТ

АВТОР-БАШКАРУЧЫ ФИРДҮС ТЯМАЕВ ТОРМЫШЫННАН КЫЗЫКЛЫ 12 ФАКТ 14 марта 2017 3437 карау 8 1. Фирдүс Тямаевның март башында «Уникс» концертлар залында 5 көн дәвамында барган концертларын 5,5 мең тамашачы карарга өлгерде (чагыштыру өчен: Мәскәүдәге Дәүләт Кремль сараеның тамаша залы 6 мең кешене сыйдыра). 2. Фирдүс - Нурлат районы Түбән Нурлат...

АВТОР-БАШКАРУЧЫ ФИРДҮС ТЯМАЕВ ТОРМЫШЫННАН КЫЗЫКЛЫ 12 ФАКТ

14 марта 2017
3437 карау
1. Фирдүс Тямаевның март башында «Уникс» концертлар залында 5 көн дәвамында барган концертларын 5,5 мең тамашачы карарга өлгерде (чагыштыру өчен: Мәскәүдәге Дәүләт Кремль сараеның тамаша залы 6 мең кешене сыйдыра).

2. Фирдүс - Нурлат районы Түбән Нурлат авылыннан. Әтисе Фәрит, әнисе Галия, апасы Лилия, энесе Фирзәр. Кызганычка каршы, әтиләре инде юк араларында. Фирдүс соңгы курста укыганда ул бакыйлыкка күчә.



3. Фирдүс 5 яшеннән җырлый инде. Ул башкарган беренче җырлар - «Эх, сез матур кызлар» һәм «Тала-тала».

4. 12 яшендә үк инде тамада булып юбилейлар, туйлар алып барганы бар. Фирдүсне Булат Нигъмәтуллин, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов концертларында конферансье буларак та хәтерлиләр.



5. 9 сыйныфтан соң Фирдүс Лениногорск музыка-сәнгать педагогик көллиятенә укырга керә. Укуын тәмамлагач, дүрт ел Азнакайда эшләп ала. Аннары туган авылына кайтып, музыкаль төркем оештыра. Алар тирә-юньдә концертлар куеп йөриләр.

6. Фирдүс Тямаев «Язмыштан юк узмыш» җыры белән таныла. Аны кайда гына җырламыйлар! Нурлатта яшәүче шагыйрә Сәкинә Хәйруллина белән иҗади дуслыкта. «Гомер үтә», «Хыял», «Санаулы дуслар» кебек уртак җырлары бик популяр. Кайбер җырларның шигырен дә, музыкасын да Фирдүс үзе иҗат иткән. Ул үзен автор-башкаручы буларак танытты.



7. Фирдүс хис-моң кешесе, әмма ул әлеге халәтен яшерә белә. Шуңа аны шат күңелле дип кабул итәләр. Тамашачыларның әйбәт энергетикасы, алкышлары үзенә көч бирә дип исәпли.

8. Фирдүс концертларында халык Тямаев сөйләгән кызык хәлләрне, мәзәкләрне тыңлап, эче катып көлә! Көлкеле хәлләрне ул үзе күргән-ишеткәннәрдән чыгып сөйли. Фирдүс әйтүенә караганда, бу оеткы әнисе Галия ханымнан килә икән:ул йомры сүзләр белән сөйләшергә ярата ди.



9. Фирдүс өчен гаиләсе, әнисе, туганнары һәрчак беренче урында. Алар бик тату һәм бердәм. Дуслары да күп. Әйтик, Фирдүснең туган көнендә табын артында 60-70 кеше булырга мөмкин.

10. Фирдүс концертларында хатыны Резеда Әхмәтвәлиева белән чыгыш ясый. Аларның дуэты тамашачы күңеленә хуш килә. Резеда репертуарындагы «Син үзең килеп кердең» җырын Фирдүс хатынына багышлап махсус язган.



11. «Колхозчысы» кебек үземне тотучы дип сөйләүчеләр булды. Әмма үземне профессиональ җырчы дип санамыйм. Мин автор-башкаручы." Шулай үзе турында талантлы җырчы Фирдус Тәмаев сөйли. Сәхнәдә күптән түгел булмасада, айның 25 көнен концерт залларында үткәрә, тамашачыларын иҗаты белән сөендерә.



12. Фирдус тамашачылары белән концерт башлану алдыннан, барышында һәм тәмаланганннан соң аралаша. Кайбер концертларында өлкәннәрдән фикерләрен сорый.


Фирдус Тямаевның вконтактеда төркемендә 33000 артык кеше. Төркемгә кушылырга киңәш итәбез: https://vk.com/rezeda_firdus_of ! Администратор Эльвина бу төркемне кызык итеп алып бара.

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=4334


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев