30 апрель 2013 яңалыклары
-
Урмышлыда Тукай бәйрәме
Г.Тукайның туган көнендә Урмышлы мәктәбенә Кырлайдан әкият геройлары килгән иде, дип хәбәр иттеләр мәктәптән. Алар үзара дус, тату яшиләр икән хәзер. Шүрәле Былтырга ачу сакламый, Су анасы да алтын тарагын урлаган малайны гафу иткән. Кәҗә белән сарык, Гали дә бүгенге бәйрәмнән читтә калмадылар. Бу кызыклы күренешне V сыйныф укучылары тәкъдим...
-
Лениногорскилылар “Балкышта” катнашты
Әлмәттә үзешчән башкаручы ветераннар (пенсионерлар) арасында "Балкыш" ("Сияние") II республика фестиваленең зональ туры узды. Анда лениногорскилылар да катнашып, күңелләре мәңге картаймас икәнлеген раслап кайтты. Әлеге фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм ветераннарның җәмәгатьчелек оешмасы республика Советы белән бергәлектә үткәрелә. Аның беренче сайлап алу туры муниципаль районда үтте, зональ туры республиканың берничә...
-
Лениногорск артистларына алмаш бар
Мәдәният сараенда Зөмәрә Шәрәпова җитәкчелегендәге яшьләр театры артистлары Рәмзия Габделхакованың «Өзелгән яфраклар» әсәре буенча премьера тәкъдим итте. Спектакльдә төп героиня - мәктәп укучысы Фәридә (10нчы мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Алинә Биктаһирова) әнисен күрү теләге белән яши. Пәрдә ачык. Сәхнәдә шәһәр ишегалды. Алда эскәмия, арттарак күпкатлы йортлар күренә. Вакыйга төп героиняның...
-
Лениногорскида “Динамо” кубогына футбол ярышы үтте
Шәһәрнең "Яшьлек" спорткомплексында "Динамо" Балалар фонды кубогына мини-футбол буенча турнир узды. "Динамо" Бөтенроссия җәмгыятенең 90 еллыгы уңаеннан, "Татарстан динамочылары - балаларны кайгыртып" хәйрия акциясе кысаларында үткән әлеге ярышта республиканың алты шәһәреннән килгән командалар үзара көч сынашты. Болар - Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Сарман һәм Лениногорскиның яшь спортчылары. Иң мөһиме шунда:...
-
Лениногорскилылар беренче унлыкта
Краснодар краеның Лоо поселогында шахмат буенча Россия беренчелегендә шәһәребезнең 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре дә катнашты. Әдилә Тукаева беренчелекнең Югары лигасында уйнады, калганнары Беренче лигада көч сынашты. Нәтиҗәдә, Аида Тукаева белән Ксения Николаева, 11 яшьлек 101 катнашучы арасында, беренче унлыкка керде.
-
Почта хезмәткәрләре өчен конкурс
"Татмедиа" җәмгыяте һәм "Татарстан почтасы" почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында конкурс игълан итте. Ул газетка язылу чоры тәмамланганчы, ягъни 30 июньгә чаклы барачак. Конкурста теләсә-кайсы почта бүлекчәсенең газет-журналларга яздыру белән шөгыльләнүче хезмәткәре катнаша ала. Җиңүчеләрне билгеләнгәндә, "Татмедиа" җәмгыятенә караган басмаларның 2013 елның икенче яртыеллыгына тиражы үсүе каралачак (үткән елның шушы...
-
Актив бул һәм бүләк от
Республикада, шул исәптән Лениногорск районы мәктәпләрендә "IT-ЧЕМПИОН" конкурсы дәвам итә. "Мәгълүмати-методик үзәк"тән алынган мәгълүматларга караганда, порталда теркәлү үткән укучылар саны буенча - процентларда - беренче урында Федотовка мәктәбе бара (84 процент). Аңардан соң, 1 нче мәктәп - 72 процент һәм Мордва-Кармалка мәктәбе (71 процент). Шәһәребезнең зур мәктәпләрендә активлык азрак, ди...